news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл елгасында 13 яшьлек ике кыз берьюлы батып үлгән

Балалар белән өлкәннәр булмаган.

news_top
Авыл елгасында 13 яшьлек ике кыз берьюлы батып үлгән
Брянск өлкәсендәге бер авылда Десна елгасында берьюлы ике бала батып үлгән. 13 яшьлек ике кыз үлеме буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Брянск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 августта балалар елгага су коенырга иптәш кызлары белән бергәләп килгән. Алар белән олы кешеләр булмаган.

"Хәзерге вакытта фаҗигага китергән сәбәпләрне билгеләү буенча эшләр бара. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә", диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар