news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авыл егетләренә охшагансың» - Элвин Грей кияү хезмәте күрсәтә

news_top
«Авыл егетләренә охшагансың» - Элвин Грей кияү хезмәте күрсәтә

Радик Юльякшин май бәйрәменә авылга кайткан. Җырчы Телеграм-каналына куйган фотода йорт яны корылмасы янында кәлүш кигән һәм арба тоткан килеш тора. Фото янына «кем иртә тора...» дип тә язып куйган.

Фотоны караучылар аны хатынының авылында кияү хезмәте күрсәтә дип фаразлаган, хатынына һәм аның әти-әнисенә сәлам әйтүен сораганнар.

Элвин Грейның «кем иртә тора» дип язгын гыйбарәсен дәвам итүчеләр табылган:

«Шуңа Аллаһ бирә»;

«Шул иртә йокларга ята»;

«Арбаң текә, киемнәрең кер күтәрми торган булган»;

«Кем иртә тора, шуның кулында – көрәк»;

«Кем иртә тора, шул әби-бабасына пәрәмәчләр белән чәй эчәргә бара»;

«Бик килешеп тора, авыл егетләренә охшагансың»

«Нәрсә ташырга җыенасың? Киемнәрең дә җитди»;

«Радик молодец, иртән торып эшкә тотынган».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар