Төрле галим-голәмәләргә зерә дә ачуым килә минем. «Профессор» исемен күтәргән, алтын кысалы күзлек кигән, акыллы карашлы белгечләр бер өер гыйльми хезмәткәрләр туплыйлар да менә тотыналар фәнни ачышлар ясарга, түзеп кенә тор. Мәсәлән, чебеннең ашказаны бармы, чикерткәләр ничек үрчиләр, дип баш ваталар алар. Еллар буена теге бөҗәкләрне лаборатория шартларында өйрәнәләр, тау-тау кәгазьләр язалар, үз тиңнәре белән симпозиумнарга җыелып фикерләрен уртаклашалар. Бер 10 елдан соң иң елдамына кыйммәтле ачышы өчен фәләнчә миллион премия тапшыралар әле.
Чуртымамы миңа чебеннең ашказаны? Аның бирән икәнен мин тикшермичә дә беләм. Өстәл өстен җыештырмый калдырыгыз әле, кемнәр көтүе белән төшеп кунаклыйлар? Аннан соң, ул чикерткәләренең үрчүе миңа ниемә хаҗәт, менә кешеләрне кайгыртсын ул, чын-чынлап галим булса.
Ил галимнәренә менә мондыйрак тәкъдим белән чыгарга йөрим әле мин. Бар кешелеккә файдалы булачак ачыш өстендә эшләсеннәр алар. Иң башта төрле тарафлардан төрле сыйфаттагы йөзләп хатын-кызларны җыйсыннар, лабораториядәге тимер читлекләргә япсыннар тегеләрне. Төрле чаралар кулланып, кисеп-ярып дигәндәй тикшерсеннәр җентекләп һәм дә җавап тапсыннар сорауга: кайдан килгән бу кешелекне юкка чыгарырга юнәлтелгән затлар, нигә ир-ат халкын шулай да интектерәләр алар, тын алырга ирек бирмиләр? Һич аңлап-төшенеп булмый бит шуларны. Алма сорый, «югертеп» алып килсәң, хөрмә таптыра. Ни теләгәнен бергәләшеп тикшерергә алынсаң, иң соңында аңа яңа күлмәк кирәклеге ачыклана. Һәрвакыт уяу булу сорала ир-ат халкыннан: янындагы гүзәл зат бер мизгелдән челтерәтеп көлеп җибәрәме, әллә ярсып еларга тотынамы?
Тикшерүләр озакка сузылырга мөмкин, бик катлаулы эш, ну, башта, ичмасам, шундый дару ясап бирсеннәр безгә. Мисал өчен: «Кыш җитә, туным кыршылып бетте, яңасы кирәк!» – дип синең җелегеңне суырганда, сиздерми генә моның чәенә 2-3 тамчы әлеге даруны тамызасың. Бер минуттан бу бөтенләй икенче төрле сайрый башлый: «Җаным, кичә кибеттә бер дигән резин көймә күреп калган идем. Минем туным быел кышларлык әле, әйдә, сиңа шул көймәне алыйк. Артык кыйммәт тә түгел. Рәхәтләнеп тотарсың балыкларыңны. Әйдә, иптәшләреңнең йөрәге янсын», – ди. Яисә ял көнендә иртәдән тузынырга тотына бу: «Паласларны чыгарып как, чүпне чыгар, кухнядагы кранны төзәт, бала бүлмәсенә шкафны кадакла...» Ялт тегеңә «чәйнәргә сагыз» дигән булып, сихәтле даруны сонырга. Соңыннан аның сөйләгәннәрен тыңлыйсы килеп кенә торачак: «Атна буе эшләп арыгансыңдыр, әнә йомшак диванга ятып, җыелган гәзитләрне караштыр, мин хәзер тиз генә каз бәлеше пешереп алам...» Хех, андый дару булса, күпкә бәхетлерәк яшәр иде кешелек, бернинди дә коммунизмнарның кирәге калмас иде, әкәмәт.
Нәрсәгә сөйлим боларның барысын? Әлеге хатын-кызларның җилбаш булуларына йөрәгем әрнеп. Безнең авылда гаярь ике егет бар: Гали белән Вәли. Тоткан урыннан сындыралар, көч-куәтләре хәттин ашкан. Сабантуйлар җитсә, тирә-як авыллардагы көрәш батырлары алар, әле берсе, әле икенчесе бар бүләкләрне җыеп кайта. Техниканы «от и до» беләләр, комбайннан төшми Каф тавына тиң иген суктыралар. Акчасын да көрәк белән көрәп алалар. Аерылмас дуслар да инде, бер-берсенә тагылып йөриләр, бар эшләрне бергә башкаралар. Ярдәмләшеп, бер-берсенә кара-каршы кызыл кирпечтән хан сараена тиң өй бетереп куйдылар. Яшәргә дә яшәргә шатланып дөньясына.
Әлегә башлы-күзле булмаганнар егетләр, үзләренә тиң парны күзлиләр. Әнә шул ягы авыррак инде безнең авылда, яшерәсе-нитәсе түгел. Мин таныш-белешләрдән сораштырам, бар татар авылларында да мондый хәл тамырлашкан, имеш. Егетләр авылга ябышып ята, күпләп терлек тота, үз эшен ача, иген үстерә, ә кызлар «койрыкларын чәнчеп» шәһәргә чыгып чабалар икән. Әлеге кызлар гаепле бу очракта да. Ни эзләп шәһәргә ашкына торганнардыр? Йока башлары белән шәһәр тормышын җәннәт дип күзаллыйлар. Матур биналар, асфальт җәелгән урамнар, затлы киемнәр, чит ил машиналары башларын әйләндерә тегеләрнең. Соң бит ул байлыкларның хуҗалары бар, сезгә тәтеми бит алар. Андый җитеш тормышка ия булу өчен дистә еллар бөкрәергә туры киләчәк әле сезгә, чибәркәйләрем. Ул чакта чибәрлегегез дә уңган, укагыз коелган булачак инде. Сирәкләр ирешә теләкләренә, күпләре югалалар шул биек йортлар арасында, очын-очка ялгап гомер итәләр. Туган авылыгызда дөньяга хуҗа булып яшәр идегез бит.
Гали белән Вәли безнең авылны алга сөрергә җан-фәрман тырышалар, рәхмәт төшкерләре. Әмма сүзнең дөресе кирәк: карт-корчык кына җан асрый авылда. Пенсиядән пенсия көтеп яшиләр, күпчелек вакытларын капка төпләрендә кояшта җылынып үткәрәләр. Шулай да авылда кибет, почта, фельдшер пункты сакланып калган – анысы зур шатлык картларга.
Өй саен йөреп укол кадаган, кан басымын үлчәгән Дамира үзе дә пенсиягә чыккач, аның урынына районнан яшь кенә бер кыз җибәрделәр. Исеме Асия икән, бик тәүфыйкле балага охшаган, эндәшә калса, тавышы эретеп җибәрә. Күз карашлары турында әйтәсе дә юк. Туры карый калса, мин олы кешенең дә күкрәк тирәсендә нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп ала.
Килде кызый авылга ямь өстәп, Галиябану карчыкка фатирга куйдылар моны. Ә карчыкның өе м нәкъ безнең егетләрнең өйләре арасында. Бу яңалык карт-корыны да уятып җибәргәндәй булды. Алар ике төркемгә бүленеп фаразларга алындылар, кемгә язган бу инсафлы бала? Гали йөрәген яулыймы чибәркәйнең, әллә Вәли откыррак булып чыгамы? Безнең егетләр белән дә кинәт кенә нәрсәдер булды. Матур алтын көз көннәре торса да, болар, кырык төрле сәбәпләр табып, фельдшер пунктына ешладылар. Берсе тамагына зарлана, икенчесенә томау төшкән, имеш. Узышмактан кыз тирәсендә бөтереләләр егетләр. Бер кичне Гали Асияне өр-яңа «Шкода»сына утыртып район мәдәният йортына концерт карарга алып бара, икенче кичне Вәли кызны Болгарга экскурсиягә алып чыгып китә. Күпме чәчәк гөлләмәләре ташыганнардыр, исәбенә чыкмалы түгел. Хуҗалыкларын да оныттылар егетләр, бар уйлаганнары – теге кыз. Хәер, кызны кулга төшерсәләр, хуҗалык эшләре җырлап кына эшләнер иде тегеләй.
Картлар тора-бара пошаманга калды. Эш зурга китмәгәе, дип хафаландылар. Юраганнары юш килде: ике егет арасындагы узышулар дошманлыкка кадәр барып җитте. Гали белән Вәли бер-берсен күралмас булдылар, гел эләгешергә генә тордылар, сәбәп эзләделәр. Ә кыз күбәләк булып очты икесе арасында, әле берсенә елмайды, әле икенчесенә оҗмах ләззәтләре вәгъдә итеп карады.
Бердәнбер көнне кызып алган егетләр ике арадагы аңлашылмаучанлыкларга ачыклык кертергә булып очраштылар.
– Ул мине якын күрә, – дип, теш арасыннан сүзләрен кысып чыгарды Вәли. – Башка якын барасы булма Асиягә. Он-талкан ясыйм мин синнән. Ачуыннан бит тиреләре тартышты Вәлинең, күзләрен кан басты.
– Хе-хе-хе, – дип көлгәндәй итте Гали. – Тү-тү, эләкмәде сиңа Асия, күптәннән миңа игътибар күрсәтә инде ул.
Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән иде үзе. Хәленнән килсә, каршында торган дошманын ботарлап ташлар иде ул. Вәли дә чак тыелып калды. Әмма вакытында акылы тойгыларны җиңде.
– Әйдә, кызның үзенннән сорыйбыз. Кемне тели, шуны сайлап алыр. Ул чакта бер-беребезгә үпкә булмас.
Эре-эре атлап, медпунктка юл тоттылар егетләр. Һәрберсе үзенең хаклыгына ныклап инанган иде. Каршыларына килгән пункт җыештыручысы Мөнирә апа сорыйсы итте:
– Кайда юл тоттыгыз, наныйларым?
Егетләрнең Асияне эзләп йөргәннәрен белгәч, учы белән тешсез авызын каплый төшеп көлгәндәй итте.
– Соңга калдыгыз беразга. Аны райондагы егете күчереп алып кайтып китте шул...
Аяз көндә яшен суккандай тәэсир итте бу хәбәр егетләргә. Менә ышан инде син кызларга!.. Кара кайгыдан кибеттән бер «сафны» алып, күл буена төшеп бушаттылар янган йөрәкләрен басарга. Кайтканда дуслашып, кочаклашып- җырлашып кайттылар. Тик менә безнең ише чирдән башлары чыкмаган картларга гына «таякның юан башы» төште. Кайчан җибәрәләр әле яңа врачны? Анысы да яшь кыз булып чыкса?..