news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл чүплегендә 5 көнлек бала мәетен тапканнар

news_top
Авыл чүплегендә 5 көнлек бала мәетен тапканнар
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда авыл чүплегендә яңа туган сабый мәете табылган. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән «Башинформ» яза.

Ломовка авылында көнкүреш калдыкларын аралаучы эшчеләр коточкыч табылдыкка юлыга. Биредә пакет эчендә бала мәете килеп чыга.

Урынга полиция чакыралар. Экспертлар ачыклаганча, сабый дөньяга килгәннән соң 5 көн генә узган.

Хәзер баланы ташлап киткән анасын эзлиләр. Гинекология бүлекләреннән белешмә туплыйлар, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар