Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл читендә уйнап йөрделәр». 5-6 яшьлек балалар утырган машина таудан төшеп капланган

news_top_970_100
«Авыл читендә уйнап йөрделәр». 5-6 яшьлек балалар утырган машина таудан төшеп капланган
Фото: https://dagestan.sledcom.ru

Дагыстанда 3 бала утырган машина таудан төшеп киткән. 1 кыз үлгән, 2 малай җитди имгәнгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Цутин районында була. Җинаять эше ачылган.

Республика буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 13 апрельдә Хутрах авылы читендә 3 бала уйнап йөри. Алар биредә торган «УАЗ» машинасына кереп утыра. Машина бикләнмәгән булган.

Якынча версия буенча, 5 яшьлек малайларның берсе кул тормозы рычагын ычкындыра. Машина таудан төшеп китә, әйләнеп каплана, аннары сарайга бәрелә.

6 яшьлек кыз урында ук үлә. 5 яшьлек ике малай бик травмалар ала, алар хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100