Авыл читендә уйнаган нәни баланы ат тибеп үтергән
Бала уйнаган урында атлар йөргән.
Хакасиядә бер авылда биш яшьлек балага ат типкән һәм ул үлгән. Бу турыда Хакасия буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бала иптәшәләре белән авыл читендәге өй тирәсендә уйнаган. Шул тирәдә атлар утлап йөри торган булган. Нәни малай көтү янына баргач, бер ат баланың күкрәгенә типкән. Бала шунда аңын югалтып егылган. Балага авыл табибын чакырганнар. Тик ул аңына килмичә, җан биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.