Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яратмасагыз карамагыз, тыңламагыз» – Авыл блогеры Равил Закиров үзен җырчы буларак сыный

news_top_970_100
«Яратмасагыз карамагыз, тыңламагыз» – Авыл блогеры Равил Закиров үзен җырчы буларак сыный
Фото: Равил Закироның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Авыл блогеры, шәһәр кызларын акча түләтеп абзарда эшләткән Равил Закиров беренче адымын Хәния Фәрхи репертуарындагы «Кунак кызы» җыры белән башлаган иде. Аны тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды, әмма ул туктап калмады. Хәзер ул чын-чынлап яздырган җырын тәкъдим итте. Блогер яздырган җыр «Килдең дә кердең» дип атала.

«Сәхнәгә кем генә күтәрелми», – дип язучыга: «Әйе, килешәм. Миңа татар эстрадасына керергә вакыт, алайса анда теләсә кем җырлый», – дип җавап биргән.

«Җыр матур, яхшы башкарылган, әмма компьютерда эшләнгәне сизелә»;

«Әйдә, бер яңалык булсын. Алайса халык «атказанган артист»лардан арыды. Равилне тыңлап торсыннар. Яратмасагыз карамагыз, тыңламагыз, ишетмәгез. Вакыты җиткәч, үзе туктар. Әнисенең итәгеннән төшкән үз юлын үзе яра, томышны тарта»;

«Бер ялгансыз 10 тапкыр рәттән тыңладым. Бу җырдан аерылып булмый. Бик матур җырлыйсыз, бу җыр хит булачак»;

«Молодец, алга», – дип бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучы блогерны үсендерүчеләр дә бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 декабрь 2024
    Исемсез
    Меня шушындый типтагы жырлар бөтен эстраданы басты.Тынлыйсын да истэ дэ калмый, башка тынлыйсы да килми. Бәлкем ошаткан кешеләр дэ булыр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100