Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл блогеры Равил Закиров акча аркасында туганнары белән арасын өзәргә булган

news_top_970_100
Авыл блогеры Равил Закиров акча аркасында туганнары белән арасын өзәргә булган

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров туганнары белән араларын өзмәкче. Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Бүген тагын бер кат инандым… Акча өчен туган туганны сата! Акча аркасында низаг һәм көнчелек туа. Бу өч көнлек дөньяда мәңгегә килгән кебек яшибез шул… Бүген мин кайбер туганнарымнан аерылырга булдым», – дип язган Равил үзенең сәхифәсендә.

1 ел элек, Чаллыдагы эшен, укуын ташлап, авылга әнисенә ярдәм итәргә кайткан Равил соңгы араларда бик танылып китте. Ул үзенең блогында авыл тормышын күрсәтә. Аның сүзләренчә, Закировлар гаиләсе 1 ел элек иң кадерле кешеләрен – әтиләрен югалткан. Ислам абыйның үпкәсендә яман шеш тапканнар, авыру соңгы стадиядә булган. 3 бала әтисе, 49 яшьлек ир авыру турында белгәннән соң кыска вакыт эчендә вафат булган. Равил блогерлыкка да шушы вакыйгалардан соң ныклап кереп китә.

Соңгы арада ул авылга туристлар җәлеп итеп итә башлады. Беренче төркемдә 10 кеше булып китте. Закировлар тагын бер төркемне көтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100