Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл блогеры Равил 13 миллионлык фатир сатып алган, тик алданган

news_top_970_100
Авыл блогеры Равил 13 миллионлык фатир сатып алган, тик алданган
Фото: социаль челтәр

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров зур шатлыгы белән уртаклашты. Ул Казанда фатир алган. Язылучыларына бу шатлыгы турында ремонт тәмамлангач кына хәбәр итәргә уйлаган булган. Әмма ремонт эшләре сузылган…

Блогер узган ел ипотекага 2 бүлмәле фатир алган. Аның бәясе – 13 миллион сум.

«Мин фатирны арендага бирермен дигән идем. Аннары үземә калдырырга булдым. Ни өчен шулай икәне аңлашыладыр. Мин авылны бик яратам. Әмма мин эш буенча шәһәргә йөрим, һәм анда бизнесларым бар. Мин авыл һәм шәһәр тормышын бергә алып барырга тиеш. Кеше кертергә жәлләдем», – дип бүлешә яңалыгы белән блогер.

Әмма ремонт ясаучылар намуссыз булып чыккан, берничек тә үз эшләренең остасы дип әйтеп булмый. Блогерның миллионга якын акчасы «җилгә очкан». Равил Закировның күңеле төшкән һәм елаган вакытлары да булган.

«Мине 950 меңгә алдадылар. Ремонт начар. Мин ремонт тәмамланасы көнне зарыгып көттем, гаиләбез белән килербез дип уйлаган идем. 7 ай бу проблеманы кешечә хәл итмәкче булып йөрдем. Мин елыйм, яшьләрем тәгәри. Күпме нервы, купме көч китте», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100