Авыл тормышы, маллар, гаилә темасын яктыртучы блогер Гөлфинә Алмазовна кызык та, кызганыч та видео күрсәтте. Аның улы эремчек тулы кәстрүлгә егылып төшкән һәм чыга алмыйча елап утыра.
«Ник минем балалар гына майга яки эремчеккә чума соң ул?! Печеньега үрелүе булган, мәтәлгән. «Әни, шундый җылы иде!» – ди әле ул, тынычлангач. Мин үземне шундый тыныч тотам мондый ввакытта. Иммунитет та бар инде. Кычкырып ачуланып ни файда? Барыбер түгелгән май, эремчекне башка кеше килеп җыештырмый. Кабул итәм дә, әкрен генә җыештырам, җәмәгать», – дип язган ул, бу хәлгә ачыклык кертеп.
«Ничек ачуланасың инде, болай да курыккан», «Ярар әле кайнар булмаган, анысы гына җыелыр», «И Ходаем, исән генә булсыннар. Эремчек бетмәс ул, тавыклар ашар», – дип, баланы чын күңелдән кызганганнар.
«Уф, йөрәгем», – дип язган бу хәлгә сабырлыгы җитмәвен чамалаган берәү.
«Монтаж пенасы дип торам», – дип тә язган авыл тормышыннан ерак булган берәү.
«Эремчекле ванна кабул иткән», «Витамин булган», – дип шаяртучылар да табылган.