news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл башлыгы итеп сайланган идән юучы хатынны дәүләт белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр

Кострома өлкәсендәге бер бистәдә идән юучы Марина Удгодская сайлауда җиңгән.

news_top
Авыл башлыгы итеп сайланган идән юучы хатынны дәүләт белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр
https://pixabay.com

Идән юучы булып эшләүче Марина Удгодская 13 сентябрьдә Костромадагы Повалихино авылында җирле сайлауда җиңгәннән соң, дәүләт идарәсе нигезләрен өйрәнәчәк. Бу турыда Кострома өлкәсенең эчке эшләр сәясәте идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

ТАСС агентлыгы белешмәсе буенча, авыл администрациясе башлыгын укыту өчен ике көн кирәк булачак.

«Сайланган башлыкларга вазифага керешеп китү һәм нәтиҗәле итеп эшләү өчен ярдәм итү — Кострома өлкәсе администрациясенең эше ул. Шуның белән бәйле рәвештә барлык сайланган башлыклар, шул исәптән Марина Викторовна (Удгодская — ред.) да быел октябрьдә үк укыячак», — дип аңлатканнар идарәдә.

Бу курсларда берничә дисциплина була. Удгодскаяга җирле үзидарә нигезләрен үзләштерергә кирәк булачак. ШУлай ук ул проект эшчәнлеген, психология нигезләрен, бюджетара мөнәсәбәтләрне дә өйрәнәчәк. Җитәкчене командада эшләргә, кешеләр белән аралашырга, бәхәсле сораулар хәл итәргә дә өйрәтәләр.

Аннары өлкә администрациясеннән билгеләнгән куратор Удгодскаяга эшләргә ярдәм итәчәк.

Удгодская «Комсомольская правда» сайтына интервью биргән. Ул үзенә китаплар исемлеген бирүләрен, җитәкче буларак, шуларны уку файдалы булачагын әйткән. Удгодская вазифага керешәчәгенә шикләнми. «Миңа кешеләр ышанды, мин шуны аңладым. Ничек баш тартыйм инде», — дигән ул.

Моңа кадәр Удгодская әле яңа вазифага керешергә әзер булмавын, тәҗрибәсе җитмәвен, беркайчан да документлар белән эшләгәне булмавын әйткән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар