news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автозаправкаларда Евро-2 – Евро-5 ягулыгын сатуны рөхсәт иттеләр

news_top

Россиядә 1 сентябрьдән автозаправка станцияләрендә түбәнрәк экологик класслы, ягъни Евро-2, Евро-3, Евро-4 һәм Евро-5 бензин һәм дизель ягулыгын сату вакытлыча рөхсәт ителә. Бу чара 2027 елның 30 июненә кадәр гамәлдә булачак. Бу турыда РФ Энергетика министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» яза.

Министрлыкта аңлатуларынча, бу карар ягулыкны ваклап сату кагыйдәләрен аны әйләнешкә чыгару өчен моңа кадәр билгеләнгән таләпләр белән яраштыру максатыннан кабул ителгән. Элегрәк нефть эшкәртү заводлары эчке контрактлар нигезендә төрле экологик класслы ягулык белән тәэмин итә ала иде, әмма аны АЗСларда сату чикләнгән иде.

Шул ук вакытта АЗСларда сатып алучыларга ягулыкның экологик классы турында мәгълүмат бирергә тиешләр. Бу автомобиль йөртүчеләргә ягулыкның үзенчәлекләрен исәпкә алып, үзләренә туры килгән вариантны мөстәкыйль сайларга мөмкинлек бирәчәк.

Энергетика министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бу чара вакытлы характерда һәм ягулык белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын арттыруга, аерым төр ягулыкларга кытлык килеп чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта илдә җитештерелгән нефть эшкәртү продукциясенә экологик таләпләр өлкәсендәге озак вакытлы сәясәт үзгәрми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар