
Хабаровск краеның Нанайск районында авариядә аю һәлак булган. Төбәк Дәүләт автоинспекциясенең телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, авария «Хабаровск – Лидога – Ванино» федераль автоюлының Комсомольск-на-Амуре шәһәренә керү өлешендә булган. Бу хакта ВЕСТИ.ру хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, ерткыч юлга чабып чыккан, шул вакытта юлдан Toyota RAV4 машинасы бара торган булган. Машина йөртүчесе аюга бәрелүдән качарга тырышып караган, ләкин аңа уң ягы белән тиеп киткән.
«Автомобильгә зыян килгән. Хайван һәлак булган», – диләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Авария вакытында автомобильдә 3 кеше булган. Кешеләргә зыян килмәгән, диелә хәбәрдә.