news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автоспортчы егетләр трассада коточкыч авариядә һәлак булган

29 яшьлек егетләр утырган машина каршы як полосага чыгып, Камазга бәрелгән.

news_top
Автоспортчы егетләр трассада коточкыч авариядә һәлак булган
24.мвд.рф

Красноярск краенда Верхняя Бирюса-Зеледеево-Ибрюль юлында 21 мартта Lada Priora һәм Камаз машиналары кара-каршы бәрелешә. Авариядә ике егет һәлак була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәрхүмнәрнең икесенә дә 29 яшь. Алар Красноярскидагы тәҗрибәле автоспортчылар — Андрей Наумов һәм Николай Клюфинский.

Якынча белешмә буенча, мәрхүмнәр утырган җиңел машина каршы як полосага очып чыга һәм Камазга бәрелә. Аннары Камаз каршы як полосага чыгып китә һәм Hyundai Tucson машинасына бәрелә.

Наумов һәм Клюфинский авария урынында ук һәлак була.

Йөк машинасы пассажирын хастаханәгә озаталар.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар