Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автосалонда машина алганда ничек алдыйлар?

Автосалонда машина алганда ничек алдыйлар?

news_top_970_100
Автосалонда машина алганда ничек алдыйлар?
Автосалонга яңа машина сатып алырга килгән кешеләрне алдау өчен, җинаятьчеләр яңа ысуллар уйлап тапкан. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итә.

Яңа машина алырга теләгән кешеләрне комплектация бәясен һәм кредит процентын киметеп әйтеп алдаганнар. Клиент документларга имза куйгач кына, ялган ачыла. 

Моннан тыш, "яшерен сатып алучы" ярдәмендә тикшергән вакытта, автосалон хезмәткәрләре үзләренең корбаннарына махсус күрсәтмә язылган кәгазьләр дә биргән. Бу язуларда кредит алу өчен, керем турында ялган документны рәсмиләштерергә өйрәткәннәр. Шуннан соң клиентка банк хезмәткәре исеменнән шалтыратып, автосалонга акча күчердек дип әйткәннәр. Чынлыкта исә салонга акча күчми. 

Кулланучылар күпләп шикаять белдерә башлагач, автосалоннарны тикшергәннәр. Роспотребнадзор хезмәткәрләре алдау ысуллары арасында машина бәясен рекламада кимрәк итеп күрсәтү, түбән ставкалы кредит белән кызыктыру, машинаны күрсәтүдән баш тарту, банктан күбрәк суммага кредит сорау, килешүгә имза кую вакытын сузу, модельне алмаштыру, хәтта машина маркасын да үзгәртү очраклары булуын ачыклаган.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100