Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автосалон хуҗасы кызының туе 5 миллиард сумга төшкән – видео

news_top_970_100
Автосалон хуҗасы кызының туе 5 миллиард сумга төшкән – видео

Социаль челтәрләрдә 26 яшьлек Мадлен Брокуэйның Джейкоб ЛаГроун белән туе видеолары таралды. Мадлен – «Мерседес Бенц» концернының АКШтагы автосалоннары хуҗасының кызы. Бу туй 5 миллиард сумга төшкән. Бу –100 мең кеше яшәгән Яшел Үзән шәһәре (районын да кертеп) бер еллык бюджетына караганда да зуррак (2024 елга планлаштырган еллык бюджет – 4,6 млрд сум).

Туй Париждагы бер шәхси бакчада, Эйфель манарасы фонында узган. Туйга «Maroon 5» Америка рок төркеме чакырылган. Туй узган бина тере чәчәкләр белән бизәлгән, оркестр уйнаган.

Туй алдыннан кәләш АКШның Юта штатында 4 көн кыйммәтле кунакханәдә – «Amangiri Resort» отелендә иптәш кызлары белән «азат тормышының соңгы көннәрен» бәйрәм иткән. Һәр көн билгеле бер исем белән аталган – әйтик, беренче көн – «Алсу киемле чибәркәйләр», икенче көн «Чит планетадан килүчеләр безнең арада», өченче көн – «Алтын сәгать», дүртенчесе – Франция королевасы Мария Антуанеттага багышланган. Һәр көнне кызлар билгеле бер киемнәрдә булган, аларның төрлечә күңелләрен ачканнар. Кунакханә сайты 1 көн куну бәясен 360 мең сум дип күрсәтә. Кунакларны чәчтарашлар һәм визажистлар командасы озата йөргән, аларны һәрвакыт матурлап торганнар, ә фотографлар һәр адымнарын фотога төшергән.

Аннары кәләш дус кызлары белән шәхси самолетта Франциягә очып килгән. Алар Париж операсында кичке аш ашаган. Операны чәчәкләр белән бизәгәннәр, кәләшкә шушы кичке ашны 25 кеше 1 атна буе әзерләгән. Аннары кәләш иптәшләре белән Версаль сараенда төн уздырган, Триумфаль арка янында кичәдә бәйрәм иткән.

Кыз үзен социаль челтәрләрдә тыйнак кына «эшмәкәр» дип атый. Аның нәрсә белән шөгыльләнгәне билгеле түгел.

Кияү Кантри-музыка берлегендә «талантлар координаторы» буларак билгеле, шулай ук футбол командасында ярдәмче икән.

Кыз кияүгә чыкканчы ук затлы тормышын күрсәтеп мактана, яхшы рестораннарга йөри, яхталарда йөзә һәм барысын да фотога төшереп, социаль челтәрләргә куя бара. Аларның туйларын инде миллионлаган кеше караган.

Билгеле, яшь парга бәхет теләүчеләргә караганда тискәре комментарий язучылар күбрәк. «Аерылышулары тагын да шау-шулырак булачак» дигән комментарий иң күп лайк җыйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100