Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авторның уенда секс кына булмаса, шәп җыр булачак иде» – Илназ Баһның җырын ошатмаганнар

news_top_970_100
«Авторның уенда секс кына булмаса, шәп җыр булачак иде» – Илназ Баһның җырын ошатмаганнар

Илназ Баһ ВКонтактеда «Яшьлек язы» җырын урнаштырган. Матур көй, матур сүзләр – мәхәббәт, яшьлек турында җыр, бар да әйбәт кебек. Әмма Илназ «яшьлектәге кебек тагын үзеңне сөяргә иде» дигәнне кабатлый-кабатлый кызып китә дә, дәртләнеп: «Тотып сөяргә иде!» – дип ычкындыра. Аннары, шушы мизгелне күз алдына китереп булса кирәк, тагын да дәртләнебрәк кабатлый: «Тотып с-с-сөяргә иде!» 

Җырны тыңлаучылар ошаткан, лайклар да куйганнар. Әмма, кызганыч, ул популяр булып китмәде. Моның сәбәбен шул ук постка язганнар:

«Кызганыч, бик матур җыр була алыр иде, авторның уенда секс кына булмаса...»

Сез ничек уйлыйсыз, матур җырмы? Җырда «Тотып сөяргә иде» дип җырларга ярыймы?

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2022
    Исемсез
    Шашып сояргэ иде💞
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100