Рәсим Фасыйхов икенче тапкыр өйләнгән, беренче хатыны Гүзәл, икенчесе Гүзәлия
Композитор, автор-башкаручы, Раяз Фасыйховның энесе Рәсим Фасыйховның никахы булган. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә.
– Чәчәкләр тотып кулга, чыктык без озын юлга. Безнең никахыбыз булды! Әйе, шулай да була. Күңел хис-кичерешләр белән тулы, – дип язган ул.
Искәртеп үтик, Рәсимнең беренче никахы 2015 елның 30 августында булган иде. Ул вакытта ул Гүзәл исемле кыз белән гаилә корды. Рәсим Фасыйховның икенче хатыны да Гүзәлия исемле – стилист Гүзәлия Гыйльметдинова.
«Бер өйләнеп карадым бит инде – җиткән. Ашыкмыйм. Ул чакта мин үземә кереп беттем: актарындым, эзләдем дип әйтимме соң?! Күп юл куйсаң, көчсезлеккә саный башлыйлар икән. Шуңа күрә хәзер кешене дә сыныйм, үзем дә сыналам», – дип сөйләгән иде Рәсим Фасыйхов узган ел Гөлинә Шәйхигә биргән әңгәмәсендә.