Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Наил Табанаков: «Мин популяр түгел, шуңа күрә концертка кеше җыю авыр»

news_top_970_100
Автор-башкаручы Наил Табанаков: «Мин популяр түгел, шуңа күрә концертка кеше җыю авыр»
Фото: Видеодан скриншот

Блогер Олеся Лесная үз вакытында популяр булган, мәгънәле җырлары белән күпләрне җәлеп иткән автор-башкаручы Наил Табанаковның эш урынына килеп интервью алган.

– Ничек хәлләрегез?

– Аяк-кул исән, бәреп үтермәделәр әле.

Ә менә сәхнәдән китүнең төп сәбәбе нинди?

– Кешене концертка җыю өчен, популяр булырга кирәк. Мин – танылган кеше, әмма популяр түгел. Шуңа күрә миңа концертка кеше җыю авыр. Нәрсәгә акча түгәргә? Зал арендасы, рекламага тоткан акча үзен акламый.

Ә сәбәбе эчүчелек булмадымы?

– Эчүчелек дип, минем баш тартканым юк. Авызны ябып тормыйлар. Салсалар гына түгел, үзем сатып алып та эчә алам. Нәрсәгә яшереп торырга инде аны.

Сәхнәдән киткәч, нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Банкетларым бар минем. Монда автосервиста да эшлим.

Эстрадада дусларыгыз бармы?

– Дуслар бөтенләй юк алар. Мин шул Рахматуллин белән аралашам. Гади кеше дип әйтимме инде. Мин бит сәхнә артында нәрсә булганын үз күзем белән күрдем. Берсе сәхнәгә чыгып китә җырларга, икенчесе гримеркада кала, тегесен «чәйни». Аннары тегесе сәхнәдән керә, җырларга чыгып киткәнен «чәйни» башлый.

Хәзерге вактта эстрадада кемнәрне аерып әйтер идегез?

– Иркә, Илсөя молодец. Хәзерге артистларның кассовый җырларын кабул итә алмыйм.

Сез «плюс»ка җырлыйсызмы?

– Юк. Бер съемка булды «Ленин» мәдәният йортында, анда плюска җырларга куштылар. Мин Наилә исемле режиссер белән ачуланышып беттем, шуннан мине «ТНВ»га чакырмыйлар.

«УНИКС»ны тутырып концерт куярга теләгегез юкмы?

– Кем килсен минем концертка зал тутырып. Хәзер анда аренда 200 мең, ди. Юк...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2025
    Исемсез
    Бу егет бердэн бер татар барды, бердэн бер рок башкаручысы. Неформат булганга аны радио-телевидениягэ чакырмыйлар да инде, куркалар, чонки ул социаль темалар кутэрэ. Татар сэхнэсендэ буген гламур авыл гыйбэтлэре кут сикертэ хэм сэхнэдэн акыра зур акчага, ул попсовиклар коммерсант барыгадан, алып-сатардан ботенлэй аерылмый да, шул ук ният..Бу егеткэ ижатында унышлар хэм уз юлыннан барырга.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100