«Кадерле дуслар, туганнар! Сезгә өр-яңа «Сөйгән яры кирәк кешегә» исемле җырымны тәкъдим итәм! Бүгеннән барлык музыкаль мәйданчыкларда ишетә аласыз. Сезнең фикерләрне көтеп калам», – дип язган автор-башкаручы, пародия остасы Илдар Ямалиев.
Яңа җырның сүзләрен Наҗия Кәримова, ә көен Илдар Ямалиев үзе язган.