Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Илдар Җамалиев гаиләсенә кайгы килгән

news_top_970_100
Автор-башкаручы Илдар Җамалиев гаиләсенә кайгы килгән
социаль челтәрләр

Автор-башкаручы Илдар Җамалиев гаиләсендә кайгы. Аның бабасы (тормыш иптәшенең әтисе) вафат булган.

«Эх, бабай. Яшисе дә яшисе иде бит әле. Күпме җырлар җырланмыйча калды. Урының җәннәт түрләрендә булсын, тыныч йокла! Син һәрвакыт безнең күңелләрдә», – дип яза ул социаль челтәрләрдә.

Дуслары, якыннары Илдар белән аның тормыш иптәше Чулпанга кайгысын уртаклашу сүзләре яза.

«Урыны оҗмахта булсын. Барыгызга да сабырлык. Сүзләр белән юатып булмаслык хәсрәт»;

«Бик әйбәт кеше иде Таһир. Сабыр, уңган, бар якка да булган… Анда да яхшы кешеләр кирәк. Авыр туфрагы җиңел булсын, кайгыгызны уртаклашабыз. Аллаһ сабырлык бирсен»;

«Урыннарың җәннәттә булсын. Гүзәл кодагыйга, балаларга сабырлык бирсен», – ди алар.

«Кадерле кодабыз! Урының оҗмахта булсын. Бик тырыш, мәрхәмәтле идең, рәхмәт сиңа. Кодагыебызга, барлык туганнарыгызга сабырлык телибез», – дип, Илдарның әнисе дә комментарий калдырган.

Артист куйган видеоларга караганда, мәрхүм Таһир абый да җыр-моңга гашыйк кеше булган:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 сентябрь 2024
    Исемсез
    Урыны жэннэттэ булсын!!!)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100