Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Гүзәлиядән мәтрүшкәләр турында яңа җыр: «Яратамы? Ул да ярата!»

news_top_970_100
Автор-башкаручы Гүзәлиядән мәтрүшкәләр турында яңа җыр: «Яратамы? Ул да ярата!»
Гүзәлия архивыннан

«Безнең бер төркем кызлар белән ел да матур июль аенда оештырыла торган бер матур чарабыз бар. Ул да булса – җыенып, болынга чыгып мәтрүшкәләр җыю. Бу очрашуны, бик күркәм итеп, чибәркәй Миләүшә оештыра. Быел да без көлешә-көлешә, җырлый-җырлый, назлы кояш нурлары астында болыннан шәмәхә мәтрүшкәләрне җыйдык. Эх, рәхәт тә шул мизгелләрдә!

Дустым Гөлназ Сираева: «Гүзәлия, ник мәтрүшкәләр турында җырлар әз икән ул?» – дип сорады. Шушы уйлар белән мин кайттым да, дустым шагыйрә Эльвира Әхмәтованың телефон номерын җыйдым. «Миңа мәтрүшкәләр турында матур, заманча текст кирәк», – дидем. Һәм 1 көн дигәндә без шушы җырны дөньяга тудырдык.

Шуны да әйтәсем килә, бу җырны язу бик җиңел булды. Җырның сыйфатлы аранжировкасын бик тиз арада Рөстәм Ахунов ясап бирде, яздыру процессы да рәхәт иде, чөнки чын мәгьнәсендә профессионал, виртуоз музыкант Юра Федоров белән яздырып, эшкәртелде.

Рәхмәтем барыгызга да чиксез», – дип язган социаль челтәрдәге аккаунтында «Яңа мәтрүшкәләр» җыры турында автор-башкаручы Гүзәлия.

Җырда:

«Мәтрүшкәләр җилдә чайкала,
Җилләр аның исен тарата.

Яратамы? Ул да ярата, ул да ярата», –

дигән сүзләр бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100