Автор-башкаручы, композитор, продюсер Гүзәлия гаилә кыйммәтләренә багышланган клип төшергән. Яңа клип «Рәхмәт, Ходай» дип атала.
«Сезнең җырны тыңлаганда тәннәр чымырдый. Искиткеч җырчы сез», – дигән комментарийга: «Мондый сүзләрне ишетү – минем өчен зур бәхет ул. Рәхмәт сезгә», – дип җавап язган җырчы.
Җырчының иҗатын яратучылар Гүзәлиянең тавышына соклану, җырның һәм клипның мәгънәле булуы турында комментарий калдырган.
Җыр клип геройлары соравы буенча язылган.