Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Гүзәлия: «Соңгы арада сокланырлык ирләр күргәнем юк»

news_top_970_100
Автор-башкаручы Гүзәлия: «Соңгы арада сокланырлык ирләр күргәнем юк»
Фото социаль челтәрдән

Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия ир-атлар белән хатын-кызлар турында үз фикерен белдергән.

«Гафу итәрсез, ир-егетләр, соңгы вакытта уш китәрлек, сокланырлык ирләр күргәнем булмады.

Ә хатын-кызлар хәзер бик акыллы, көчле. Сокланам, үрнәк алырга тырышам.  Юк, Гүзәлия ирләрне күрә алмый дип уйламагыз. Мин ирләрне күбрәк жәллим, әмма ир кеше кызганырлык булырга тиеш түгел дип уйлавым.

Ә менә хатын-кызлар... Сокланам мин көне буе биек үкчә киеп, шак-шок бию ритмына басып йөрүче хатын-кызларга (үзем көне буе кроссовкада йөргәнгәдер инде). Сокланам мин ялгыз гына кофе өстәле артында канәгать йөз белән утыручы хатын-кызга. Андыйлар кирәкмәгән кешеләрне сызып ташлый,  иске әйбер җыеп ятмый, үткәнне искә алмый. Андыйларның холкы аз гына сихерчедән, аз гына затлы ледидан алынган. 

Бу хатын-кызлар – импульс, азарт һәм энергия чыганагы. Алар белән ни генә эшләмәсеннәр, туп-туры күзеңә карый, туры бәреп әйтә.

Комментарий калдыручы хатын-кызларларның күпчелеге артист белән килешкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100