Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Гүзәлия: «Иң зур үкенечем – бала булмау»

news_top_970_100
Автор-башкаручы Гүзәлия: «Иң зур үкенечем – бала булмау»
Фото: Видеодан скриншот

Татар эстрадасы өчен күпсанлы хитлар иҗат иткән, композитор, автор-башкаручы Гүзәлия «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды.

Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова кунакка хыялы һәм үкенече турында да сорау бирде.

«Үз йортым белән яшәргә омтылыш бар, үз йортым турында хыялланам, бер эт алып җибәрәсем килә. Берничә тавык алырга уйлыйм, мин авыл кызы бит. Берничә түтәл суган, кыяр, помидор, җиләк үстерәсем килә. Барыбер җир үзенә тарта ул, 40 яшьтән узгач, җир тарта башлады.

Иң зур үкенечем – бала булмау. Моны кабул иттем, дип әйтеп булмый, мин бу проблемага карата мөнәсәбәтемне үзгәрттем. Һәрбер эш вакытында эшләнергә тиеш. Бала табуның да үз вакыты бар. Соңга калырга тырышмагыз, өлгерергә тырышыгыз, яратырга, бала табарга, үстерергә, эшләргә дә, үзегезне дә яратырга», – дип сөйләде Гүзәлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100