news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Җәлил Насыйбуллин махсус операциядә һәлак булган

news_top
Автор-башкаручы Җәлил Насыйбуллин махсус операциядә һәлак булган
Фото: Җәлил Насыйбуллинның ВКонтакте сәхифәсеннән

Автор-башкаручы, композитор Җәлил Насыйбуллин махсус операциядә һәлак булган. Бу хакта «Чистополь типичный» сәхифәсендә хәбәр итәләр.

Җәлил Насыйбуллин тумышы белән Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Җырчы 2023 елның башында, блиндажда «Мин сөярмен сине шашынып» җырын башкарган видеосы интернетта таралганнан соң киң танылу алган иде. Видеокадрларда ул хезмәттәшләре белән бергә үзе иҗат иткән җырны суза. Хезмәттәшләре: «Без бу җырның авторын да, башкаручысын да таптык», – диләр аның турында.

Җәлил Насыйбуллин махсус операциягә 2 улы артыннан үз теләге белән киткән. Насыйбуллиннарның уллары Денис белән Дилүс тә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә.

Әлеге сәхифәдәге мәгълүматларга караганда, Җәлил Насыйбуллин 18 март көнне үк һәлак булган. Комментарийларда «Композитор» позывнойлы хәрбинең якыннарының авыр кайгысын уртаклашалар.

«Урыны җәннәттә булсын. Хатыны Гүзәлгә, балаларына сабырлык телибез»;

«Елыйм. Героебыз, тыныч йокла. Синең җырларыңны шундый ярата идек»;

«Белгән кешем булмаса да, җырларын бик яратып тыңлый идек. Авыр туфрагы җиңел булсын»;

«Ахырга кадәр исәндер дип өметләнгән идек»;

«Әрәм булган, шундый эчтәлекле җырлар җырлый иде бит», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар