Автор-башкаручы Рузилә Сафина «Үтәлмәгән вәгъдә» җырын тәкъдим итте
Ул җырның сүзләрен үзе язган.
«Акчарлак» газетасының шеф-мөхәррире, автор-башкаручы, Габделфәт Сафинның хәләл җефете Рузилә Сафина үзе язган җырны виртуаль дуслары игътибарына тәкъдим иткән.
«Үтәлмәгән вәгъдә» җырының сүзләрен ул үзе язган, ә көен Халидин Әхәтов иҗат иткән.
«Халидиннан бу көй килгәч, бер елдан соң гына туды бу сүзләр. Ә аңа кадәр бу көй мине канатландырып, җаныма бетмәс азык биреп торды! Мин шушы көйне тыңлап, иҗат белән шөгыльләндем. Рәхмәт сиңа, Халидин!» — дип язган Рузилә Сафина.