Җырчы Илфир Искәндәров инстаграмдагы сәхифәсендә яңа җыр белән уртаклашкан. Ул аны гармунда уйнап башкара.
«Бел генә» дигән яңа җыр сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.
«Бик матур җырлыйсың, өстәвенә гармунда да уйныйсың бит»; «Җырлавың да, уйнавың да ошый», — дип канатландырган җырчыны вируталь дуслары.