Автор-башкаручы Гүзәлия: «Татар эстрадасын бөтенләе белән чүпкә чыгарып атмыйк әле»
Инстачылар арасында авторның фикерен хуплаучылар да, бәхәскә керүчеләр дә бар.
Автор-башкаручы, продюсер, композитор, Мәскәүдә яшәүче Гүзәлия татар эстрадасы артистларының тәнкыйть күзлегеннән үткәрелүе турында язган.
«Ыгы-зыгылы, тынгысыз заманда яшибез. Сүзнең кадере китте. Гадел тәнкыйть сүзләрен уңай кабул итәм мин, ә менә эш бер-береңә пычрак атуга барып җитсә, анысы белән килешеп бетә алмыйм.
Интернет киңлекләренә кереп, электрон матбугат битләренә күз салсаң, исең китәр. Бөтен яктан татар эстрадасына, артистларына тәнкыйть утлары яудыралар. Сәхнә киеменнән башлап җырлау стиле, җырның сүзләре, көе, тематикасы — барысы да тәнкыйть күзлеге аша үткәрелә. Үз фикерләрен агрессиясез генә җиткерсәләр рәхмәттән башка сүз дә юк, ә кайберләре мыскыл итеп, тупас рәвештә язып утыралар. Гади тамашачылар гына түгел, эстрада, шоу-бизнес тирәсендә үзләре кайнашкан кайберәүләр дә татар эстрадасын тәнкыйтьләүдән ары китә алмый.
Чагыштырып карау өчен рус эстрадасына кереп карасалар ни диярләр икән дим мин.
Менә Моргенштернны гына алыйк. Ике сүзнең берендә оятсыз сүгенү сүзләре, җырларыннан агрессия бәрелеп тора. Шул җырлары белән миллионнар эшли үзе, ә тыңлаган кешегә нинди рухи азык бирә ала соң ул? Ә бит үлә-бетә тыңлыйлар. Балаларына да тыңлаталар. Аңы да ачылып җитмәгән бала аңа ияреп кычкырып сүзләрен кабатлый, ә әти-әниләре шуңа шат.
Аллаһка шөкер, безнең эстрадада мондый нәрсә юк. Менталитет башка безнең.Татар эстрадасы да бер урында гына тормый. Моңлы халык җырларына алмашка альтернатив юнәлештәге яңа җырлар туа тора. Ә менә оятсыз сүгенүләр, агрессия, кимсетү, ирексезләү — болары безнең эстрадага хас түгел, хәтта альтернатив юнәлештә туган яңа җырларда да юк ул, андый җырлар туса да, халык кабул итмәс иде.
Шуңа күрә үзебезнекен бөтенләе белән чүпкә чыгарып атмыйк әле. Бүтән халыклар эстрадасындагы матур сыйфатларны үзебездә булдырып, үз-үзебезне дә хөрмәтләргә өйрәнәсе иде безгә», — дип фикерен белдергән Гүзәлия.
Инстачылар арасында авторның фикерен хуплаучылар да, бәхәскә керүчеләр дә бар:
«Элекке җырларны бер тыңлауда отып җырлый идек. Хәзер утырып еласаң да ни көен, ни сүзләрен ота алмыйсың. Үзең дә моның шулай икәнен яхшы беләсең. Үтә дә шәп җырлар заманы китте. Ә менә җырларын да, җырчыларын да иләктән иләсәң ярар иде. Җыр сәнгатенең түбән тәгәрәвен күреп, йөрәк әрни»;
«Тәнкыйтьләмичә ул артистларны. Борынгы җырларга үзләренчә аранжировка ясап, ватып-сындырып җырлыйлар. Ни көе юк, акыра-бакыралар», — дип язучыларга: «Җырчылар да төрле сыйфатта булырга мөмкин, әйбәт җырлый торганы, уртачасы, матуры да, ямьсезе дә! Башка профессияләрдә кебек үк, бер җирдә дә идеаль кешеләрне тутырып куймаганнар! Арттырмагыз, төрле җырчы бар, сезгә кеше сүгәргә генә бир», — дип җавап биргән Гүзәлия.
«Бик дөрес сүзләр! Кайбер чакта кешенең усаллыгыннан чәчләр үрә тора. Артистларга бик авыр, нәрсә эшләсәләр дә, гел тәнкыйтьчеләр табыла. Сабырлык бирсен инде аларга»;
«Гүзәлия, синең белән 100 процент килешәм. Әллә ни кирәк. Элеккеге җырлар яхшы иде, диләр. Элек бит инде ул интернеты да, телевидениесе дә әллә ни булмаган. Кайда да шул бер җырны җырлаганнар. Сәхнәгә менү дә күпләрнең көченнән килмәгән. Югыйсә, талантлы яшьләребез, яхшы җырларыбыз бар. Гел ямьсез тәнкыйть күзлеге аша гына карамыйча, матурлыкны да күрә белергә өйрәнергә кирәк»;
«Татарлар алга һәм алга! Көнләшкәннәр әйдә яза торсын, көнче утларында яна торсыннар», — дип авторга теләктәшлек белдерүчеләр дә бар.