Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автомобильне теркәү, әзер паспортлар һәм прописка: Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә нинди хезмәтләр тәкъдим ителә?

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү челтәре үз эченә 57 офисны ала. Идел буенда иң эре күпфункцияле үзәкләрнең берсе июль аенда Казанда ачылды. 15 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов яңа офисның эшчәнлегенә бәя бирде.

news_top_970_100
Автомобильне теркәү, әзер паспортлар һәм прописка: Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә нинди хезмәтләр тәкъдим ителә?

Татарстан күпфункцияле үзәкләренең сыйфаты һәм аларны булдыру буенча әйдәп баручы төбәкләр төркеменә керде

Күпфункцияле үзәкнең яңа бүлекчәсе Җиңү проспекты, 214 йорт адресы буенча урнашкан. Анда 50 кабул итү тәрәзәсе эшли, киң һәм уңайлы көтү заллары, мәгълүмат секторы, балалар почмагы, бала һәм ана бүлмәсе, машина йөртү таныклыгына фотога төшү, әзер паспортларны саклау һәм тапшыру бинасы булдырылган, шулай ук инвалидлар өчен дә “үтемле мохит” җиһазландырылган.

“Бу үзәк күпфункцияле үзәкләр өчен кабул ителгән таләпләргә тулысынча туры килә. Күрүебезчә, монда бик уңайлы мохит булыдырылган. Республикада күпфункцияле үзәкләр булдыру һәм әлеге темага игътбар бик мөһим. Татарстан күпфункцияле үзәкләрнең сыйфаты һәм аларны булдыру буенча әйдәп баручы төбәкләр исемлегенә керде. Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына биргән хисабында, белдергәнчә, күпфункцияле үзәкләр булдыру – алга китте, бу илдә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне сыйфатлы итеп үзгәртте”,  - дип белдерде Савва Шипов.  

Аның сүзләренчә, Татарстанда күпфункцияле үзәк булдыру – “матур бина төзеп кую һәм әзерлекле белгечләр генә түгел, ә мәгълүмати технологияләр дә куллану”. “Хәзер бу бик мөһим, чөнки хәзер хезмәт экономияләүгә, оптимизациягә зур игътибар бирелә, инновацион технологияләр куллану, дәүләт хезмәтләре күрсәтүдәге чыгымнарны киметергә ярдәм итә”, - дип белдерде Россия Икътисади үсеш министры урынбасары.

Татарстанда күпфункцияле үзәктә өстәмә хезмәт күрстәү иң югары бәягә лаек, дип өстәде ул. “Федераль норматив актлары нигезендә расланган мәҗбүри исемлектән тыш, тәкъдим ителгән өстәмә хезмәт күрсәтүләр – төбәкләрнең, шул исәптән Татарстанның да инициативасы. Һәм бу инициатива, берсүзссез, югары бәягә лаек. Якын арада безнең бөтенроссия форумы булачак, анда шушы тәҗрибә турында фикер алышачакбыз. Бу Россия Федерациясенең башка субъектларында да киң таралыр дип өметләнәбез”, - дип әйтте Савва Шипов.

Республикада күпфункцияле үзәк офислары артачак

Шулай ук быелның июлендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә күпфункцияле үзәкнең республика бүлекчәсе ачылды. Бүлектә 15 кабул итү тәрәзәсе бар. Ике яңа офис ачылгач, Казанда кабул итү тәрәзәләре саны 260 ка җитте.

“Узган ел Татарстан Президенты тагын ике офис ачу турында карар кабул итте. Берсе Дәрвишләр бистәсендә, икенчесе – Җиңү проспектында ачылды. Хәзер Казанда җитәрлек дәрәҗәдә кабул итү тәрәзәләре барлыкка килде һәм чиратлар белән бәйле проблемалар тулысынча чишелергә тиеш”, - дип белдерде Татарстандагы күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова. 



Республика буенча барлыгы - Казанда җиде бүлекчә (Мәскәү, Зареченск, Яңа Савин, Идел буе, Көньяк, Совет районнары һәм Дәрвишләр бистәсе) һәм бер өстәмә офис; Яр Чаллыда 47 филиал һәм барлык муниципаль районнарда, шулай ук Чаллыда ике өстәмә офис; авыл җирлекләрендә 281 территориаль-аерымланган структур бүлекчә бар.

Күпфункцияле үзәкнең тагын бер өстәмә офисын октябрь аенда Чаллыда ачу планлаштырыла. Шулай ук, Татарстан Республикасы Күпфункцияле үзәгенең бер офисы Казанның “Салават күпере” микрорайонында да барлыкка килергә мөмкин, - дип сөйләде Ленара Мозаффарова.

Октябрь аенда Чаллыда 2 мең квадрат метр мәйданда яңа офис ачу планлаштырыла. Шулай ук “Салават күпере” белән дә сөйләшүләр бара. Бу микрорайонны да алырга кирәк.  Миңа анда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте”, - дип хәбәр итте Татарстандагы күпфункцияле үзәк директоры.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта күпфункцияле үзәк өчен “Салават күпере”ндә бина алу һәм анда хезмәткәрләрне урнаштыру турында сөйләшүләр алып барыла.  

Күпфункцияле үзәк татарстанлыларга 130 төрдән артык хезмәт күрсәтә

Республиканың күпфункцияле үзәкләрендә 130 төрдән артык хезмәт күрсәтелә. Гражданнар арасында ихтыяҗ зур булганнары – күчемсез милек объектларына кадастр исәп-хисабы, паспорт бирү һәм прописка теркәү, салым бурычлары турында мәгълүмат бирү.

“Гариза язган һәрбер кешегә салым бурычларын бушлай карау тәкъдим ителә. Аларны шушында ук түләргә дә була, дип сөйләде Ленара Мозаффарова. – Монда чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыкларын бирәләр. Биометрик чемоданнар сатып алдык. Бу, тиздән бездә яңа үрнәктәге чит ил паспортларын бирә башлаячаклар дигәнне аңалата. Ел азагына кадәр бездә күрсәтелә торган хезмәтләр санын 154 кә кадәр арттырырга тиешбез”.

Күпфункцияле үзәктә федераль хакимият органнары (Росреестр, УФНС, МВД, Пенсия Фонды һәм башкалар), ЗАГС органнары хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Шулай ук муниципаль хезмәтләрдән, мәсәлән,  җир-милек мөнәсәбәтләре, архитектура, архив өлкәсендә хезмәтләрдән кулланырга була. Моннан тыш, эшмәкәрләргә дә хезмәт күрсәтүләр тәкъдим ителә. 

Әзер Россия паспортларын һәм “иске үрнәктә” чит ил паспортларын быел бирә башлаганнар, башта бары тик гаризалар гына кабул иткәннәр.

Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, уңайлы вакытта язылырга мөмкин, ә күпфункцияле үзәк ялсыз эшли - килеп, кирәкле хезмәтләрне алырга була. Шулай ук, офиска алдан язылмыйча килергә була. Талон алып кирәкле хезмәттән файдаланырга мөмкин”, - дип ачыклык кертте Ленара Мозаффарова.


Күпфункцияле үзәктә тормыш хәлләре буенча да хезмәт күрсәтелә. Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов сүзләренчә, россиялеләрнең бу төр хезмәт күрсәтү буенча хәбәрдарлыгы әлегә түбән дәрәҗәдә.

2018 елның язында, гамәлгә кергән закон буенча, гражданнар тормыш хәле буенча хезмәт күрсәтүләрне куллана ала. Ягъни, бала тугач 10 гариза язып торасы түгел. Берне язасың да, бу очракта кирәк булган барлык хезмәт күрсәтүләрне аласың”, - дип аңлатты ул. – Әлегә без зур динамика күрмибез, бәлки, гражданнар бу хакта тиешенчә хәбәрдар түгелдер. Ләкин ихтыяҗ зур булган мондый хезмәт күрсәтүләр арта гына. Күпфункцияле үзәктә бу хезмәт төрле күлмәдә күрсәтелә, чөнки үзәкләр тормыш хәле буенча төрлечә эшли.

Агымдагы елда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрнең автоматлаштырылган мәгълүмати системасына яңалыклар кертелгән. Халыкка тизрәк хезмәт күрсәтү өчен гариза язучылар базасы булдырылган. Хәзерге вакытта анда, күпфункцияле үзәккә бер генә тапкыр булса да мөрәҗәгать иткән 1 миллион Татарстан кешесе бар. Хезмәт күрсәткәндә операторлар өчен ярдәмлек белән белем базасы барлыкка килгән. Кирәкле хезмәт күрсәтү тупланмасын эзләү өчен тормыш хәлләре күрсәтелгән. Моннан тыш, берничә хезмәт күрсәтүгә гариза язу мөмкинлеге белән комплекслы мөрәҗәгать тә өстәлгән. 

ЮХИДИда автомобильгә дәүләт теркәлүе уздырган Казан күпфункцияле үзәк бүлекчәсе Россиядә өченче булды

Җиңү проспектында Татарстанның Күпфункцияле үзәге бүлегендә ЮХИДИ органнарында автомобильне теркәү буенча яңа хезмәт пәйда булды.

“Иң мөһиме, бу Татарстанда ЮХИДи хезмәткәрләре эшләгән, автотранспортны терки һәм дәүләт номерлары бирә торган бердәнбер филиал. Россиядә әлегә бу хезмәт Мәскәүнең ике күпфункцияле үзәк бүлегендә генә күрсәтелә”, - дип билгеләп үтте Ленара Мозаффарова.

ЮХИДИ хезмәткәренә автомобильне теркәргә кабул итүгә эләгер өчен, әлегә порталда алдан язылу кирәк. “Өзеклекләр булмасын өчен бу системаны ай дәвамында эшләп бетерергә кирәк. Моннан тыш, автомбольләрне карау өчен яхшы стоянка урыны тәкъдим итү буенча ЮХИДИ белән сөйләшүләр алып барыла. Һәм бинаның арткы ягында моңа туры килерлек мәйдан бар. Стоянка барлыкка килү белән кешеләрне язылусыз кабул итә башлаячакбыз”, - диде күпфункцияле үзәк директоры.

Республиканың күпфункцияле үзәкләрендә күрсәтелгән хезмәтләр ел саен арта бара. 2015 елда алар саны 1,8 млн, 2016 елда – 2,7 млн, 2017 елда – 3,4 млн, ә быелның җиде ае өчен – 1,8 млн булган.

“Дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тикшерү” мәгълүмати-аналитик системасы мәгълүматлары буенча, 2018 елның беренче яртыеллыгында гражданнар күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты белән 96,7 процентка канәгать калган.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100