Автомобильгә техосмотр бәясе арта?
Техосмотр бәясе узган километрларга һәм аварияләр санына бәйле кыйммәтләнергә мөмкин.
Россиядә машиналарга техосмотр ясауның яңа системасын кертергә җыеналар. Ул узган километрларга һәм аварияләргә бәйле булачак. Бу турыда РИА Новости итте.
Автомобильгә техосмотр уздыру өчен «индивидуаль программа» тәкъдим ителә. Ул машина характеристикаларына, файдалану үзенчәлекләренә, аварияләр турында белешмәгә, иминият очракларына, узган километрларга нигезләнгән була.
Шулай итеп машинаның яхшы яки начар тарихы төзелә. Тарихка карап техосмотр бәясе дә кыйммәтләнергә мөмкин.
«Электронный паспорт» компаниясе вәкиле сүзләренчә, мондый үзгәрешләр кертү өчен берничә ел кирәк булачак. Шуңа күрә башта тиешле шартлар тудырырга кирәк, дигән ул.