Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автомобиль базары: бәяләр күккә ашкан заманда кайсы машинаны сайларга?

Россия базарына кайсы ил машиналары керүдән туктады һәм бу безгә ничек тәэсир итәр? Җәяү йөрүгә калмабызмы? «Интертат» хәбәрчесе машина сату-алу өлкәсендәге белгечләрнең фикерен белеште.

news_top_970_100
Автомобиль базары: бәяләр күккә ашкан заманда кайсы машинаны сайларга?
Салават Камалетдинов

Соңгы вакытта дөньядагы сәяси вәзгыять нәтиҗәсе буларак, Россиягә карата күп илләр тарафыннан санкцияләр салынды. Моны тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә тоярга була. Күп илләр Россиягә үзләрендә җитештерерлгән машиналарны кертүне тыйды һәм заводларын да туктатты.

Россиягә кертелү тукталган автомобиль маркалары: «Фольксваген», «Скания», «Вольво», «Форд», «Ягуар», «Дженерал Моторс», «Хонда» «Мерседес-Бенц», «Сузуки», «Феррари», «Порше», «Ауди», «БМВ», «Инфинити», «Ламборгини», «Ниссан», «Рено», «Рольс-Ройс», «Тойота», «Джип», «Шевроле», «Кадиллак», «Тесла», «Пежо», «Форд».

Кемнәр кала?

Башлыча Кытай автомобильләре: «Чери», «Хавал», «Джили», «Лифан», «Фотон» һ.б.

«Шкода» Россиядә машиналар сатуны һәм Калуга, Түбән Новгород шәһәрләре заводында чыга торган «Рапид», «Октавия», «Карок», «Кодиак» машиналар җитештерүче завод эшчәнлеген дә туктаткан. «Чери» исә валюта курсы аркасында Россия дилерларына машиналар китерми. «Джили» машина кайтаруны логистика белән булган кыенлыкларны сәбәп итеп туктаткан.

«БМВ» Калининградтагы завод эшчәнлеген дә, машиналар кайтаруны да туктатты.

«Ниссан» 7 марттан Санкт-Петербург шәһәрендәге завод эшчәнлеген туктату турында хәбәр иткән.

Комплектлау материаллары булмау сәбәпле, «Хендай», «Рено» машиналары заводы да эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр.

«Автоваз» заводы запас частьләр җитештерелмәү сәбәпле, эшчәнлеген 28 февральдән туктаткан иде. 1 марттан конвейерлар кабат эшли: Лада Гранта, Ларгус, XRAY, Рено Логан һәм Сандеро машиналарын җыялар. Яңа санкцияләр кертелә калса дип, «Автоваз»яңа товар белән тәэмин итүчеләрне (поставщик) эзли.

Тольятти һәм Ижевск шәһәрләре конвейерлары да 5 марттан 11 мартка кадәр электрон компонентлар булмау сәбәпле туктаган.

«Тойота» һәм «Лексус» шулай ук Россиядә эшчәнлекләрен туктатты, ләкин «Тойота» Россия базарыннан китәргә җыенмый, дилер үзәкләре эшли, диелә әлеге хәбәрдә.

Ford Motor АКШ концерны 2 мартта Алабугадагы «Форд Солерс» уртак предприятиесенең туктавы хакында белдерде.

«Бүгенге көнгә бер генә автомобиль концерны да Россиядән тулысынча китү турында сүз алып бармый. Барлык белдерүләрдә дә „вакытлыча“, „вәзгыять үзгәргәнчегә кадәр“, „туктатып тору“ кебек һәм аңа охшаш башка фразалар да бар. Моннан да бигрәк чит ил маркалы автомобильләрнең үзәк офислары һәм Россиядәге вәкиллекләрендәге белдерүләр аерыла», — дип яза «Российская газета».

Көнбатыштагы үзәкләрдә моны санкцияләргә кушылу дип аңлатсалар, үзебездәге офислар исә логистика аркасында килеп чыккан тоткарлыкларга сылтыйлар, диелә әлеге хәбәрдә.

Автомобиль бәяләре көн саен артып тора, шул сәбәпле автосалоннар сайтларга яңа автомобильләрнең бәяләрен куймый да башлады. Салонга килгәч кенә, шул сәгатькә бәяне ачыкларга була.

«Лада» машинасының «Кан авто» рәсми дилерына шалтыратып, хәзерге бәяләрне белештем. «Лада Гранта» машинасы бәясе 900 меңнән башлап 1,2 млн сумга кадәр. 

«Лада Веста» һәм «Ларгус”ның хаклары бертөрле: 1,2 млн нан 1,8 млн га кадәр. 

2019 елгы тест-драйв үткәрелә торган «Веста» машинасын 950 мең сумга тәкъдим иттеләр. «Идел буе регионында без «Лада”ның иң зур дилерлары. Машиналар җитештерелү туктап торса да, әлегә төрле комплектациядәге запас машиналарыбыз бар. Трейд-ин программасы буенча 50 мең сум ташлама да бар», — дип машина алырга чакырып калдылар сатучылар.

Тотылган автомобильләргә килгәндә, аларга бәяләр сайтта ук куелган, әмма аны алу өчен аукцион уздырыла — кем күбрәк сумма тәкъдим итә, шул ала.

«Авито» сайтындагы 500 мең — 1 миллион сум аралыгындагы автомобиль бәяләренә күз салсак, актуаль тәкъдимнәр:

2021 елгы «Лада Гранта» — 900 мең,

2018 елгы «Рено Сандеро» — 900 мең,

2018 елгы «Лада Гранта» — 500 мең,

2020 елгы «Лада Гранта» — 830 мең,

2008 елгы «Хонда» — 610 мең,

2008 елгы «Фольксваген» — 425 мең.

 «Яңа машиналарның бәяләре 25-30 процентка артты»

Санкцияләрнең һәм валюта курсының үзгәрүенең машина базарына тәэсир итүе турында төрле белгечләр белән сөйләштек. Тотылган машиналар сату-алу белән шөгыльләнүче Фәрит: «Автопром тукталды, машиналар җитештерелми, бәяләр үсте. Әлегә базар да катып калган хәлдә. Хәлне критик дип әйтеп булмый, берни дә аңлашылмый, вәзгыять ачыкланып бетмәгән. Кеше хәзер үзе дә нишләргә белми. Машиналарын сатарга җыенганнар да бу эштән тыелып тора.

Яңа машиналарның бәяләре 25-30 процентка артты. Бюджетлы — бәясе 1 млн сумга кадәр булган машиналар да кыйммәт йөри. Элек 700 мең сум торганы бүген 1 млн га якын булды. Бу бәяләргә әле ияләшергә кирәк. Сатып алучылар да хәзер арзанрагын эзләп йөри.

Машина өчен запас частьләрнең дә бәяләре күтәрелде. Дилерлар үзләре дә нишләргә белми. Чит ил машиналары өчен детальләрне каян аласы буладыр, белмим, Кытайдандыр инде. Машина ремонтлау белән дә кыенлыклар килеп туа, чөнки бәяләр тиз үсә, үзгәрә. Кеше төзәтү эшләрен 100 мең сумлык булыр дип чамалап йөри, ул килеп җиткәндә ремонт бәясе инде 120 меңгә баса.

Кытай машиналарының да бәяләре арта да арта. Алар машиналарны ялтыравык, бик модалы итеп эшләп чыгаралар. Тик шул ук Корея машиналары белән чагыштырганда, алар эксплуатация ягыннан артта кала. Корея автолары 5 ел проблемасыз йөрсә, Кытайныкы әзрәк йөриячәк. Бүген аларның бәяләре бер чама, аерма күп булмаячак», — дип аңлатты.

 «Ясалма ажиотаж тудырдылар»

Илнур Гыйльметдинов — машина алырга ярдәм итүче, бу эш белән инде 10 ел шөгыльләнә. «Санкцияләр кертү машина базарында бәяләрнең артуына китерде. Кешеләр тизрәк яңарак машиналарны алып калырга тырыша. Автосалоннар һәм машина сатучылар бәяне күтәрделәр, чөнки яңа машиналар башка булмаска мөмкин. Иң беренче чиратта автосалоннардагы бәяләр артты, аның артыннан ук тотылган машина хаклары күтәрелде», — ди бу өлкәдәге белгеч.

Илнур сөйләвенчә, санкцияләр кертелгәннән соң машина бәясе якынча 150 меңнән башлап 500 меңгә кадәр арткан. «Мерседес, БМВ кебекләргә бәяләр 400-500 меңгә күтәрелде, ә «Лада» һәм Корея машиналарына — 100-150 меңгә. Бу суммалар төгәл түгел, якынча гына, чөнки машина бәясенә бик күп төрле факторлар йогынты ясый.

Хәзерге вакытта базар тынычлану стадиясенә чыкты. Кеше машина сатмый, чөнки алырга яңасы юк. Әйбәт машиналарны алып бетерделәр инде. Атна-ун көн элек бик каты ажиотаж булып алды. Хәзер сатучылар да, алучылар да кимеде, бик аз.

Машина запас частьләренә дә бәяләр бик каты күтәрелде: кайбер нәрсәләргә хәтта 2-3 тапкырга артты. Машина майларына бәяләрне дә ике тапкырга күтәрделәр. Бу сатучыларның намусында, ясалма ажиотаж ясыйлар. Санкцияләр белән бәйле булмаса да, бәяләр арта», — ди Илнур Гыйльметдинов.

Илнурдан хәзерге вакытта нинди машина алу кулайрак булачагы турында да белештек. Ул үзебезнең ил машиналарын карарга киңәш итте. «Аларга запас частьләр дә булачак. Корея машиналарын да алырга була. Аларның запчастьләре белән дә кыенлыклар килеп туар дип уйламыйм. Хәзер халык «Лада» машиналары турында сорап шалтырата, чөнки алга таба запчастьләр булмас дип куркалар.

«Мерседес», «БМВ» машиналарының бәяләре нык югары һәм санкцияләр белән алга таба да шулай дәвам итсә, запас частьләре дә булмаячак, әлеге машиналарны ремонтлау да кыйбатка төшәчәк.

Дөрес, үзебезнең ил машиналарындагы электроника да, комплектлау материаллары да чит илнеке. Санкцияләргә кадәр үк чиплар белән кыенлыклар булган иде инде. Кытай ясый инде аларны, тик әлегә бөтен машиналарныкын да түгел, бәлки, алга таба булыр да. Монысы турында төгәл генә әйтеп булмый әле», — диде машина алырга ярдәм итүче Илнур Гыйльметдинов.

 «Россия базарыннан китмәгән автомобильләрне алырга тырышыгыз»

Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте, Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Юрий Кулагин машиналар базарындагы үзгәрешләрне аңлатты.

Юрий Валентинович, әйтегез әле, санкцияләр машина базарына ничек йогынты ясады?

Санкцияләр беренче чиратта валюта курсына тәэсир итте. Чит ил машиналары доллар һәм евроларда сатыла. Шуңа бәйле рәвештә автомобиль һәм запас частьләргә бәя артты.

Икенчедән, санкцияләр аркасында кайбер җитештерүчеләр Россия базарыннан китте һәм үз чиратында чит ил машиналарына дефицит барлыкка килде.

Бигрәк тә премиум класслы машиналар кимеде: «Порше», «Мерседес». Алар элек тә бик кыйбат иде, хәзер бигрәк тә. Дөрес, дефицитны әлеге премиум класслы машинада йөрүчеләр, ягъни азчылык тоячак, чөнки халыкның күбесе урта сегментлы машиналарда йөри. Бәя барысына да артты. Хөкүмәт юкка гына купшылык салымын (налог на роскошь) арттырмады. Элек ул 3 млн иде, хәзер — 10 млн нан башлана.

Бюджетлы машиналардан нәрсәләр калды?

«Лада Гранта», Корея машиналары калды. Япония машиналарының бер өлеше. Бәлки, Россия базарында тагын калырга теләүчеләр булыр.

Безнең илдә җитештерелүче машиналарга санкцияләр ничек тәэсир итте, нинди кыенлыклар барлыкка килде?

Аларны комплектлау материалларының 90 процент үзебезнеке. Калганын, чит илнекен алмаштыру вакытка гына бәйле, минемчә. Белүемчә, әлегә складларда запас частьләр бар. «Лада гранта» ничек чыгып килә торган булса, бүген дә шул ук күләмдә җитештерелә. Алга таба хәлнең ничек һәм кайсы яка үзгәрүен вакыт күрсәтер.

Запас частьләрне эшли торган заводлар шулай кискен туктар дип уйламыйм. Анда да бит кешеләр эшли, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк. Алга таба ни буласын әйтү кыен, шулай да вәзгыять яхшырыр дип өметләнәбез. Киләчәккә фаразлар биреп булмый.

Буш урынны Кытай машиналары алырга мөмкин. Башка маркалар булмаса, Кытайныкын алабыз инде. Нәрсәдә булса да йөрергә кирәк бит.

Белүемчә, Россия машиналарының электроникасы чит илдә эшләнгән. Бу сорау ничек хәл ителәчәк?

Аның бер өлешен Россиянеке белән алмаштырып булыр дип уйлыйм. Элеккеге электрониканы кайтарту юллары табылмаса, җитмәгән әйберләрне якын арада эшләрләр. Җитештерү туктатылмаячак, әлбәттә.

Запас частьләрнең күпмедер өлеше чит илдән булу безнең илдә җитештерелә торган машиналар белән бәйле яңа проблемалар китереп чыгармасмы?

Минемчә, юк. Башта складтагылар белән эшләячәкләр. Запас частьләргә бәйле сорау безнең машина төзелешенә зур киртә булыр дип уйлыйм. Безнең машиналарга җитеп бетмәгән электроника һәм запас частьләрне алмаштыру буенча да параллель рәвештә эш алып барыла. Анда бит тулы бер институтлар эшләп килә. Аларның аналогларын табу мөмкин булыр дип уйлыйм. Кытайныкы гына түгел, үзебезнекеләр дә булачак. Бу — үзебезгә ни дә булса уйлап табар өчен дә кулай вакыт.

Сыйфатында чагылыш табармы соң?

Безнең машиналарны начар димәс идем. Дөрес итеп карап, эксплуатацияләгәндә, озак йөреп була. Бәлки, премиум класста булган кебек комфорт, җиһазлары юктыр да, аннары алар 10 тапкыр арзанрак та бит.

Машина бәяләре алга таба нишләячәк?

Минемчә, Россиядә үзебезнең материаллары белән җыела торган машиналарга бәяләр нык артмас. Булса да, бик күп түгел. Ә менә чит ил запчастьләренә бәйле машина хаклары артачак.

Бүгенге хәлләр тотылган машиналар базарына да кагыламы?

Әлбәттә. Башта яңа машиналар кыйммәтләнә, аннары кулда булганнары.

Хәзер кешеләргә нинди машиналарга игътибар итәргә, кайсыларын алырга киңәш итәр идегез?

Хәзерге вакытта базардан китмәгән марка автомобильләрен карарга киңәш итәм. Аларның ремонтлау мастерскойлары да, запас частьләре дә бар, — дип аңлатты белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100