news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автомат тоткан пенсионер Россия президенты администрациясенә кермәкче булган

news_top
Автомат тоткан пенсионер Россия президенты администрациясенә кермәкче булган

Мәскәүдә кулына автомат тоткан ир-ат Россия Президенты администрациясе бинасына кергән.

«Baza» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, аны Федераль сак хезмәте вәкилләре Ильинкадагы бинаның тамбурында ике яктан бикләп куйган. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре килгән, хокук бозучыны тоткарлаганнар.

Ир-ат кулындагы автомат уенчык булып чыккан. Хокук саклаучылар бу ир-атның шәхесен ачыклаган: Виктор Красивскийга 69 яшь, ул СССР составындагы Украинада туган.

Тоткарланган кеше 15 ел дәвамында аны Россия Президенты кабул итүен таләп иткән, әмма аңа гел тискәре җавап килә торган булган. Бүген ул чираттагы тапкыр дәүләт башлыгы белән шәхсән очрашуга эләгергә тырышкан.

Бу сүзләреннән соң полиция хезмәткәрләре психиатрия медицинасы белгечләрен чакырткан, пенсионерны дәвалау учреждениесенә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар