Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Автомат коробкалы» машинаны салкында дөрес иттереп ничек җылытырга?

news_top_970_100
«Автомат коробкалы» машинаны салкында дөрес иттереп ничек җылытырга?
"Татар-информ" архивы

Кыш көне бензинлы двигательле машиналарда, аеруча автомат тапшыру тартмасы (АКПП) булганнарында, гадәттә, акрын йөриләр. Шул сәбәпле свечаларның электродларында өстәмә катлам – корым барлыкка килә, ул иртә белән машинаны кабызуга комачаулый. Казан машина йөртүнең югары осталыгы мәктәбе директоры Олег Шатов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән.

«Кече әйләнешләрдә двигательне эшләтү режимы файдалы түгел. Бу вакытта яну камерасы стеналарына корым утыра, шул исәптән кабызу свечалары электродларына да. Иртән машинаны кабызырга кирәк булганда, бу корым очкынга кабынырга ирек бирми. Шуңа күрә иртән машина кабынмаска мөмкин. Машинаны стоянкага куяр алдыннан һичьюгы 3-5 минут спорт режимында – түбән тапшыруда һәм югары әйләнешләрдә – йөреп алырга кирәк», – ди эксперт.

Аның сүзләренчә, АКПП булган машиналарның күбесендә тизлекне кул белән күчерә торган режим бар.

Шулай ук АКППлы машинаны йөртмичә генә җылытканда, май салкын килеш кала.

«Сез ишегалдындагы күршеләрне сасы газ белән агулаганда, коробка барыбер җылынмый. Суыта торган сыеклык кече әйләнә буенча гына йөри һәм радиаторга керми. Ул радиаторга керсен өчен, хәрәкәт итә башларга кирәк. Шул чакта гына двигатель җылына, суыта торган сыеклык автомат коробкада майны җылыта», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100