Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автомат «коробка»лы машинаны парковкага куйганда төп хата нинди?

news_top_970_100
Автомат «коробка»лы машинаны парковкага куйганда төп хата нинди?
Владимир Васильев

«За рулем» журналы эксперты Алексей Ревин автомат коробкалы машинаны парковкага куйгандагы төп хатаны әйткән.

Машинасында АКПП булган хуҗалар парковкалаган чакта, еш кына рычагны трансмиссия режимына (Р) куя һәм двигательне сүндерә. Аннары проблемалар килеп чыга, ди ул.

Еш кына машина йөртүчеләр кул тормозын (ручник) файдаланмый. Ә бу аеруча авыш өслеккә куйган чакта бик мөһим. Бу очракта кузовның йөкләмәсе коробка тартмасындагы вал фиксаторына төшә. Аның эләктергече вакыт узу белән туза һәм шуып йөри башлый.

Коробка белән идарә итә торган трос тартыла, димәк, электрика белән проблемалар килеп чыга – арткы утлар начар эшли, стратер да ватылырга мөмкин.

«За рулем» эксперты Алексей Ревин киңәш иткәнчә, авыш өслеккә парковкалаган чакта һәрвакыт ручникны кулланырга кирәк, моны коробканы «паркинг» (Р) режимына күчергәнче эшлисе. Башта ручникны күчерәсе, аннары парковка режимына күчәсе.

«Р» режимы нәрсә ул? Ул – зур тешле шестеренка, коробканың чыгыштагы валына тоташкан, ул – рычаглы механизм. Корычтан ясалган рычаг шестеренка тешләре арасына керә, хәрәкәтне блокировкалый – тәгәрмәчләр тукталып кала. Рычаг теш арасына җиңел керә, аны аннан алу исә кыенрак. Автомат коробкалы машинада йөрүчеләр белә –машина авыш өслектә торса, коробканың селекторын Р торышыннан күчерү кыен», – ди Ревин.

Эксперт киңәш иткәнчә, машина тулысынча туктап бетмәгән килеш рычагны Р режимына күчермәскә кирәк. Юкса, фиксатор шытырдап куячак, корычтан кырып алынган кисәкчекләр автоматның эшче сыеклыгына керәчәк.

Парковкалаган чакта, тормоз педаленә басарга (выжать), аннары аны җибәрмичә генә, кул тормозын тартырга. Шулай итеп механик яки электр приводына йөкләмә кими. Шуннан соң гына автомат коробка рычагын Р режимына күчерергә була.

Кабат машина белән киткән чакта, йөртүче киресенчә эшләргә тиеш. Тормоз педаленә басарга, коробканың рычагын «хәрәкәт итү» (D) яки «артка бару» (R) режимына күчерергә һәм шуннан соң гына кул тормозын төшерергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100