Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автокредит түләмәгән хатынны ирегеннән мәхрүм иттеләр

Чаллыда машина өчен кредитын түләмәгән хатынны хөкем иттеләр.

news_top_970_100
Автокредит түләмәгән хатынны ирегеннән мәхрүм иттеләр
36 яшьлек хатынны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

2016 елның июль аенда Чаллы хатыны Казанга килеп, ялган документлар белән "Хендэ Солярис" машинасы өчен автокредит алган. Беренчел взнос итеп ул алты мең сум түләгән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу хатын машина өчен кредитын түләргә җыенмаган да. Ул шундый мошенниклык эше белән банкка 800 мең сум зыян китергән.

Чаллы хатыны гаебен тулысынча таныган. Суд аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, шуннан соң тагын бер ел сынау вакыты булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100