Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автоинспекторлар рейдка чыга: рульгә исерек килеш утыручылар арткан

Татарстанның барлык шәһәр-районнарында исерек хәлдә рульгә утыручыларга каршы көрәш игълан ителде.

news_top_970_100
Автоинспекторлар рейдка чыга: рульгә исерек килеш утыручылар арткан
Июль аеннан Татарстанда шулар аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Бүгенгә инде шундый 18 һәлакәт теркәлгән, 3 кешенең гомере өзелгән, 26сы зыян күргән.

Автоинспекторлар патруль мотоциклларын да җәлеп итеп, бөтен республика буенча рейдка чыгачагын хәбәр итте.

Белеп тор!

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс буенча, әгәр кеше салмыш килеш рульгә утырса яки үз машинасын исерек кешегә идарә итәргә бирсә, 30 мең сум күләмендә штраф, шулай ук 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Әгәр исерек кеше машина йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утырса, аны 10-15 тәүлеккә кулга алалар яисә 30 мең сум күләмендә штрафка тарталар.
Исерек килеш рульгә утыру очрагы икенче тапкыр кабатланганда штраф күләме 200-300 мең сумга җитәргә яки кешене ике елга төрмәгә озатырга да мөмкиннәр. Еш кына мондый очракларда кайбер вазифаларда да өч елга кадәр эшләргә рөхсәт ителми. Әгәр руль артындагы исерек шофер аркасында юл һәлакатендә кешеләр үлсә яки зыян күрсә, хөкем катгый булачак. Бу очракта мәҗбүри эшләргә җәлеп итүдән башлап, 2-7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100