Автобуста коскан балага салонны җыештырырга мәҗбүр иткән кондукторны прокуратура тикшерә
Автобуста коскан балага салонны җыештырырга мәҗбүр иткән кондукторны прокуратура тикшерә
Екатеринбург прокуратурасы автобус идәненә коскан баланы җыештырырга мәҗбүр иткән кондуктор белән йөртүченең гамәлләрен тикшерә, дип яза "Коммерсантъ".
Бу хәл №19 маршрут автобусында була.
8-10 яшьлек бала шәһәр автобусында барганда укшый. Кондуктор аның телефонын тартып ала һәм идән чистаргач кына кайтарачагын әйтә. Автобус йөртүче, туктап, баланың идәнне җыештыруын таләп итә.
Пассажирлар баланы яклап чыккач кына йөртүче балага телефонны кайтаралар.
«Гортранс» предприятиесе директоры урынбасары Александр Ашихмин әйтүенчә, мондый очракларда автобусны паркка җибәрәләр.