Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автобусның бер тәгәрмәче урынына бүрәнә куеп алып барганнар — видео

Өч тәгәрмәч һәм каен бүрәнәсе куелган автобусны шаһитлар видеога төшереп алган.

news_top_970_100
Автобусның бер тәгәрмәче урынына бүрәнә куеп алып барганнар — видео

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәреннән килuoy автобусның бер тәгәрмәче ватыла. Йөртүче югалып калмаган — хәлдән чыгу юлын тапкан. Бер тәгәрмәч урынына бүрәнә беркетеп куйганнар. Шулай итеп? автобус өч тәгәрмәч һәм бер бүрәнә белән автосервиска кадәр барган. Бу гаҗәеп хәлне шаһитлар видеога төшереп алган. Кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Видеоны 23 февральдә көндез Кирзавод районында төшергәннәр. Автобусның тәгәрмәче ватыла, запаскасы булмый. Шуңа күрә гадәти булмаган ысул кулланырга туры килә. Юл кырыенда яткан каен агачы бүрәнәсен «костыль» итеп файдаланалар.

Кадрлардан күренгәнчә, автобус үзе бармый, аны буксирлап алып баралар. Юлга ышкылган бүрәнәдән төтен чыга.

Кемерово өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсе әлеге очрак турында аңлатма биргән. Ремонт урынына кадәр шулай буксировкаларга рөхсәт ителә. Әгәр тәгәрмәч куярга мөмкинлек булмаса, шундый ысул кулланып була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100