Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автобус, трактор, автоцистерна белән авариядә 16 бала, 32 олы кеше үлгән

Пассажир автобусы каршы як полосадан төнлә утын яндырмыйча килгән тракторга бәрелгән. Шуннан соң ул автоцистернага килеп кергән.

news_top_970_100
Автобус, трактор, автоцистерна белән авариядә 16 бала, 32 олы кеше үлгән

Уганданың көнбатышында пассажир автобусы, трактор һәм автоцистерна белән авариядә кырыктан артык  кеше һәлак булды дип Кызыл хач оешмасына сылтама белән "Евроньюс" агентлыгы хәбәр итте.

Моңа кадәр, шимбәгә кашы төндә Кирьяндонго өлкәсендәге авариядә 19 кеше, шул исәптән өч бала үлде дигән хәбәр чыккан булган.

Бүген исә һәлак булучылар саны кырыктан артуы ачыкланган, дип РИА Новости хәбәр итте.

Кызыл хач оешмасы вәкиле Франс Пресс белән әңгәмә вакытында 48 кеше үлүен, шул исәптән 16 бала булуын әйткән.

  • Уганда - Африканың Көнчыгышындагы ил. 34 856 813 чамасы кеше яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100