Шри-Ланкада пассажирлар автобусы упкынга тәгәрәп төшкән, нәтиҗәдә 21 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС җирле полициягә сылтама белән яза.
Фаҗига илнең үзәк өлешендә, Нувара-Элия һәм Гампола арасындагы трассада булган. Җирле полиция хәбәренә караганда, Катарагамның көньяк хаҗ кылу урыныннан Төньяк-Көнбатыш Курунегала шәһәренә баручы автобуста 75 пассажир булган. Текә борылыштан узганда, автобус кыядан якынча 100 метр биеклектән тәгәрәп төшкән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, тагын 30дан артыгы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Полиция вакыйганың сәбәпләрен тикшерә, корбаннарның шәхесләре ачыклана.