Ярославль өлкәсендә автобус белән поезд бәрелешкәч 7 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Лента.Ру» сайты яза.
ТАСС агентлыгының экстрен хезмәтләрдәге чыганагы хәбәр иткәнчә, һәлакәт Берендеево авылында булган. Чыганак мәгълүматлары буенча, 5 кеше һәлак һәм 2 кеше зыян күргән.