news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, алты кеше һәлак булган

Алты яшьлек сабый да авария урынында ук үлгән

news_top
Автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, алты кеше һәлак булган
социаль челтәрләр

Оренбург өлкәсендә пассажирлар утырган минивэн йөк машинасы белән бәрелешә. Фаҗигадә алты кеше һәлак була. Бу турыда Оренбург өлкәсе прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматы буенча, юл һәлакәте Оренбург-Акбүләк трассасының 15нче километрында була.

Һәлак булучы алты кеше арасында бала да бар. Алты яшьлек сабый авария урынында ук үлгән. Тагын ике кеше авыр хәлдә, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Юл һәлакәтеннән соң җинаять эше ачылган.

24 ноябрьдә иртәнге җиделәр тирәсендә булган авариядә һәлак булучылар барысы да Үзбәкстан кешеләре. Биредә яшәүчеләр фикеренчә, юлда бозлавык булганга, минивэн йөртүче идарәсен югалткан. Соңгы көннәрдә өлкәдә -17 градуска кадәр салкын булган. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

Минивэнның алгы өлеше җимерелеп беткән, ул юл кырыена төшеп яна башлаган. Фура исә 100 метр чамасы узып китеп, кырыйга төшкән. Йөк машинасын йөртүче имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар