Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автобус белән маршрутка бәрелешеп, 13 кеше һәлак булган авария мизгеле видеога эләккән

Юл буйлап баручы ике автобусның фаҗигагә очравын узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган.

news_top_970_100
Автобус белән маршрутка бәрелешеп, 13 кеше һәлак булган авария мизгеле видеога эләккән

5 октябрьдә иртәнге якта Тверь өлкәсендә федераль трассада коточкыч юл һәлакәте булды. 13 кеше урында ук үлде. Тверьдә ике көнлек траур игълан ителде. Һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә 200 мең сум компенсация бирәчәкләр. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Ике автобус бәрелешкән  мизгелне узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган.  Фаҗига кадрлары tvernews.ru сайтының ютубтагы каналында чыкты. 

  • 5 октябрьдә Тверь өлкәсендә Некрасово авылы янында «Форд Транзит» микроавтобусы «ЛиАЗ» автобусы белән бәрелешкән. Рейс автобусы Ржев шәһәреннән, маршрут таксие исә Старица дигән торак пункттан килгән. Автобуслар бәрелешеп, 13 кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән. Һәлак булучылар барысы да микроавтобуста булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100