Австралиянең көнчыгышында 40 см кар көртләре, су баса, хәрәкәт туктала, утлар сүнә
Австралиянең көнчыгыш өлешендә рекордлы күләмдә кар яуган. Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә, дип яза «ВЕСТИ.ру».
Яңа Көньяк Уэльс штатының төньягында кар көртләренең биеклеге 40 сантиметрга җиткән.
«Көнчыгыш Австралиядәге кайбер шәһәрләр дистә еллар эчендә иң калын кар катламы белән капланган. Бу – су басуларга, машиналар хәрәкәте тукталуга һәм меңләгән йортта электр энергиясе сүнүгә китергән», – дип яза агентлык.
Яңа Көньяк Уэльста инде 1455 һәлакәт теркәлгән. Аерым алганда, 100дән артык автомобиль карда батып калган.
Моннан тыш, соңгы 10 елда беренче тапкыр Квинсленд штатында кар яуган. Шулай ук электр белән бәйле өзеклекләр турында хәбәр ителә – дистәләгән мең йорт утсыз калган, диелә хәбәрдә.