Австралиядә яшәүче Финзия Газизова: «Чын мәхәббәт – сынаулар аша узган ышанычлы мәхәббәт»
Финзия Газизова озак еллар «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә журналист булып эшләде. Хәзер ул кызы Эмилия, улы Азат һәм ире белән Австралиядә яши. Финзия белән «Татар-информ» редакциясендә Австралиядәге тормыш, ире белән танышу тарихы, һәм башка гаҗәпләндергән әйберләр турында сөйләштек.
«Полиция хезмәткәре буласым килде»
– Финзия, кайсы яклардан син?
– Тумышым белән Балтач районы Смәел авылыннан. Шунда ук урта мәктәпне тәмамладым. Кечкенәдән актив тормыш алып бардым. Мин бер урында утыра торган кеше түгел. Хәзергә кадәр шул сыйфатым сакланып калган. Олимпиадаларда катнаштым, шигырьләр яздым, спорт белән шөгыльләндем. Армспорт буенча призлы урыннар яулаганым булды. Буем кечкенә булса да, Балтачта мәктәп укучылары арасында волейбол, баскетбол уеннарында яратып катнаштым.
Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы киләчәктә кем буласы, кая укырга керәсе турында уйлый. Ул вакытта миндә икеләнү булды. Минем полиция хезмәткәре буласым килде. Полиция мәктәбенә керергә җыенганда әтинең абыйсы: «Син анда керә алмыйсың, укый алмыйсың» - дип, туктатып калды.
Медицина юлыннан китәргә дигән уйлар да булды. Туктале, каннан куркам бит мин дип, кире уйладым. Укытучы булам дип тә карар кылдым. Әни ягыннан туган тиешле кешебез укытучы булыр өчен бик күп әсәрләр укырга кирәклеген әйтте. Әсәрләрнең тәмен тоеп укымый идем мин... «Миннән укытучы чыкмас», - дидем.
Журналистика факультеты барлыгын белеп алгач, район газеталарына яза башладым, мәктәп, авыл, чишмәләр, әбием-бабаем турында яздым. Шуннан 1999 елда КДУның журналистика факультетына укырга кердем. Кергәнемә үкенмим. Журналистиканы бетергәннән соң 15 ел тугры калып, «ТНВ» телеканалында эшләдем.
Үземне баштан газета-журналларда сынап карадым, «Сөембикә» журналы, «Шәһри Казан» газеталарына яза идем. Мәрхүм Илфак Шиһаповка «Татарстан яшьләре»нә язмалар язып җибәрә идем. Гел язармын да язармын дип уйладым. Аннары телевидениегә бардым да, шул урынны ошаттым. Ул минем өчен бөтенләй башка дөнья булып чыкты.
Җәйге практиканы өч ел рәттән үзебезнең Балтач районындагы «Хезмәт» газетасында үттем. Анысы үзе бер тарих иде. Беренче ай гонорарым 600 сум иде. И, сөенгәнемне күрсәгез!
«Замана белән бергә журналистикада эшләүчеләрнең хезмәте дә югары бәяләнсә иде»
– 15 ел буе эшләү дәверендә телевидениенең уңай якларын да, кыен якларын да татып карарга туры килгәндер. Журналист тормышында истә калмаган вакыйга булмыйдыр ул...
– Тема биргәндә, кешеләрне тапканда кыенлыклар булгандыр. Ул вакытта мин кияүдә түгел идем, көне-төне эшләдек. Иртәнге 4-5ләрдә командировкага чыгып китә идек. Бик яратып, җаным-тәнемне биреп эшләдем. Рәхәт вакытлар бар иде дип, сагынып искә алам. Коллектив тату, бердәм иде, без бер гаилә кебек булдык.
Бер вакыйга истә калган. 2016 нчы елда Лаеш районы Хәерби авылында өч игезәк туган иде. Гөлназ һәм Фәнис Мөбәрәкшиннарның бала көтү тарихы күңелдә саклана. 15 ел сабыр гына бала көткәннәр. Гөлназ көн дә РКБда бала тудыру йортында эшләгән. Аның хис кичерешләрен әйтү артык булыр. Әнә шул кечкенә сабыйларны кулына алган саен ул Аллаһтан үзенә дә әни булу бәхетен сораган. Әни кешенең ниләр кичергәнен күз алдына китерәсездер...
Тагын бер героем – Рәшидә абыстай Исхакова иде. «Татарстан - Атналык күзәтү»гә Данил Гыйниятов зур репортаж эшләргә кушты. Менә аның белән ничек сөйләшеп утырулар, аркама җылы кулларын куеп, балакаем диюләре бүген дә истә. Шкафыннан матур күлмәкләрен алып, алар турында яратып сөйләгән иде. Өстәл артында бергә чәй эчеп, остаз белән әңгәмә кору нинди зур бәхет! Саубуллашканда, нык итеп кочаклап, аркамнан бәхет теләп сөйгәннәре барысы да күз алдымда. Аның белән сөйләшкәннән соң, күп кенә нәрсәләргә нәтиҗә ясадым. Берәр ай шуннан алган тәэсирләр белән очып, илһамланып йөргән идем.
Замана белән бергә журналистикада эшләүчеләрнең хезмәте дә югары бәяләнсә иде. Күпләр журналистлар кесә тутырып акча ала дип уйлый. Эшләгәннең нәтиҗәсе яхшы булганда гына үсенәсең, стимул барлыкка килә.
Диплом һәм рәхмәт хатлары да тиешенчә бирелсә иде. Югыйсә, гомер буе эшләгәнеңне башкалар югары бәяләсә, тагын да канатлар куела. Кызганыч, бөтен кешенең дә хезмәте тиешенчә бәяләнми.
Мәсәлән, Австралиядә массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең атналык хезмәт хакы уртача $2000 (Австралия доллары. Россия акчасы белән чагыштырганда 110 мең сум кимендә. Бу атналык хезмәт хакы). Һәр хезмәт тиешенчә бәяләнергә тиеш. Бөтен кешенеке дә!
«Телевидениегә яңадан кайтмас идем. Эшлисен эшләгәнмен инде»
– Еллар үткән, менә инде син чит илдә яшисең. Әмма кайберәүләрне ерак ара булуы туктатып калмый. Телевидениегә кире кайтыр идеңме? Чит илдән дә эшләп булыр иде диюем.
– Эшлисен эшләгәнмен, аласын алдым дип уйлыйм. Хәбәрләр режимы миңа ошый иде. Мактанып әйтмим, бервакыт Кукмарага баргач, «Манзара» тапшыруына дип, Владимир Юрков дигән оператор белән 19 тема төшереп кайткан идек. Аны озак еллардан соң искә алып сөйләделәр.
Яратып эшләдем, текстлар язу да миңа җиңел бирелә иде. Эшлисе килү теләге көчле булды.
Кечкенәдән алып баручы булырга хыялландым дип әйтә алмыйм, андый теләгем булмады. Мәдинә Тимерҗанова миңа «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруында эшләп карарга тәкъдим итте. Тыгыз график белән эшләдем, шуңа күрә мин журналистиканың бөтен тәмен тоеп эшләдем.
Яңадан кайту теләге юк. Тора-бара язгаласаң буладыр, ләкин минем әлегә язарга да вакытым юк.
«Аны күрүгә бөтен дөньям яктырып китте»: Австралия татары белән танышу тарихы
– Балачактан ук чит илгә китәргә, чит ил кешесенә кияүгә чыгарга хыялландыңмы?
– Хыялланмадым да, уйламадым да, башымда да булмады. Безне булачак ирем белән таныштырганнан соң: «Бәлки, ул Австралиядән үзе кайтыр?» - дидем. Алдан ук: «Мин чит илгә китәргә әзер түгел», - дип кисәттем. Иртәгә китәм дисәң дә, тиз генә китә алмыйсың, виза алуы җиңел түгел, диделәр.
– Булачак ирең белән ничек таныштыгыз?
– Безне махсус таныштырмадылар. Булачак ирем Австралиядән Казанга хатын эзләргә дип кайткан булган, берничә туташ белән очрашып караган. Шунда мине дә тәкъдим иттеләр. Безне туганнары таныштырды.
«Сувар Плаза»дагы сәүдә үзәгендә очраштык. Очрашуга ул ике-өч минутка соңарып килде. Икенче каттагы кафеда чәйләп, өстәл янында, үзара сөйләшеп утырганны сизми дә калдык. Тиз узды вакыт. Бөтен якларын да ошаттым, әмма Австралиягә китәргә кирәген белгәч, бераз борчылдым. Ничек инде?! Монда туган, монда үскән. Әни, әти, туганнар. Аларны ничек калдырып китәргә дигән уйлар белән өйгә кайтып киттем...
Ул минем тормышымның иң авыр мизгелендә, сыналган вакытында килеп керде. Караңгы, басылып йөргән чаклар.
Әмма очрашып бер ай узгач, аңа кабат Австралиягә китәргә туры килде. Менә шуннан «ничек күрешәбез инде хәзер», дигән кызыклы тормыш башланды. Бер-ике ай узуга ул кабат Казанга кайтты. Аннан ул чит илләргә эш белән барганда мине дә ала иде.
Аны күрүгә бөтен дөньям яктырып китте. «Бу, мөгаен, минем кешедер», - дип уйлап куйдым шунда. Беренче күрүдән ул мине ошаткан, мин аны ошаттым.
Аннары ул авылга кайтты, авылны яратты, ошатты. Әтием дә исән иде әле. Әтием белән сөйләшеп, аралашып утырдылар. Булачак иремдә хатын-кызга карата хөрмәт, игътибар күрдем. Әлхәмдүлилләһ, без хәзер бергә. Иншаллаһ, гомергә.
...Туйны Татарстанда үткәрдек. Кияүгә чыккач та, Австралиягә китмәдем, өч ел монда яшәдем. Баштан виза булмады, аннан соң китәм дигәндә генә әтием вафат булды. Әнине берүзен калдыра алмадым.
Өченче тапкыр китәм дигәндә: «Мин әле эшләп туймадым. ТНВда бераз эшләп алыйм, син көтеп тор инде», - дидем.
Мәхәббәткә килгәндә, аны һәркем үзенчә кабул итә. Һәр кешенең үз формуласы. Минемчә, чын мәхәббәт ул – тормыш. Сынаулар аша узган, ышанычлы һәм таянычлы мәхәббәт.
– Ирең турында да бераз мәгълүмат ишетәсе килә...
– Ирем Рифкать исемле. Үзенең эше бар. Ул бик татар җанлы кеше. Аның әби-бабаларының чыгышы Кукмара һәм Балтач якларыннан. Әтиебез гаиләдә һәм тәрбиядә зур роль уйный, аның белән киңәшләшмичә эш башламыйбыз. Балалар әтиләренең эштән кайтканын көтеп тора. Көн саен әтиләре белән ахшам намазына мәчеткә баралар. Паркка да еш чыгалар. Әтиләре юмарт, кайвакыт ашарга ярамаган конфет һәм башка тәмлүшкәләргә дә юк дими, ала.
Австралиядә, гомумән, бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле зур. Паркка чыккач, сәүдә үзәкләрендә күкрәк баласы тотып йөрүче әтиләрне еш күрәсең. Һәм, әлбәттә, декретта утыручы әтиләр дә бихисап.
Әлхәмдүлилләһ, иремнең әти-әнисе бик акыллы. Һәрвакыт үзләренең төпле киңәшләрен биреп торалар. Алар белән күрешү сирәк эләгә, чөнки башка илдә яшиләр. Икесе дә татар. Укытучылар.
– Балаларыгыз?
– Эмилия белән Азат. Үсеп киләләр, Аллага шөкер. Беренче балага исемне безнең әтисе сайлады. Эмилия диде, ә миңа Азалия ошый иде. Каршы килмәдем, чөнки ТНВдагы хезмәттәшем Эмилия иде. Аны бик ярата һәм хөрмәт итәм. Матур, зәвыклы киенә, сабыр, идеяләре ташып тора. Кызымда да шул сыйфатлар булуын теләдем.
Мәгънә буенча төрле фикерләр бар, әмма миңа исламда Эмилиянең мөлаем кыз булуы күңелемә хуш килде. Ә малайга Азат исемен кушам дип күптән хыялда йөртә идем. Чөнки, андый исем йөртүчеләр бик гыйлемле. Иң беренче исем сайлауга, якташым, профессор Азат Зыятдиновны китердем. Хәзер, мәрхүм инде. Әтисе дә каршы килмәде. Иң мөһиме, инглизчә әйткәндә һәм язганда тел сындырасы юк. Австралиядәге дуслары да исемнәрне бозмый әйтә.
«Әтием һаман кайтып керер кебек»
– Сүзеңне бүләм инде, үз әтиең бик иртә киткән икән...
– Бик сагынам үзен. Һаман кайтып керер кебек. Мин аны һаман көтәм. Вакыт дәва диләр, әмма ул яра тора-бара тагын да ачы була икән. Сагынмаган, искә алмаган бер көнем дә юк.
Аллаһтан узып булмый дип тынычландырам. 60 яшен тутырып, гомер буе иза чигеп эшләгәннең рәхәтен дә күрә алмады. Кышларын төнге бердә ДТ тракторлары белән урман кисәргә һәм ташырга дип китә иделәр. Җәй җитсә, төнге 11-12дә тузанга батып комбайннан кайта иде. Ә иртән сәгать 4тә инде басуга чыгып китә иделәр.
Минем әти кебекләр сирәктер. Беркайчан кеше гайбәтен сөйләмәде. Гел елмаеп тора иде, «сәлам», «сау бул» дип, кулларын балалар кебек селтәп каршы һәм озатып кала иде. Нык итеп кочаклый иде, ә мин аңа кайчакта әти авырттырдың дип, үпкәли идем. Хәзер кайтарып булса шул вакытларны, мең дә бер тапкыр үзем барып кочаклар идем.
Яшисе килде, хайваннарны яратты. Әле дә күз алдымда, өйдән үз аяклары белән чыгып киткәндә, бакча ягына карап, утардагы бозаулары белән кулларын селтәп саубуллашканы. Янәсе, тиздән очрашырбыз.
Очраштылар, бер-ике атнадан. Әмма исән килеш түгел. Әле дә истә чыкмый. Ураза иде. Рамазанның икенче 10 көнендә әтиебезнең үле гәүдәсен ГАЗель белән алып кайттылар. Йөрәгенә операция ясатырга киткән иде. Менә шуннан инде хәле яхшырмады. Операция ясаган көнне реанимациядә кичке сәгать унынчы яртыда әтиебез мәңгегә күзләрен йомды.
Әйтеп бетергесез, авыр хисләр. Башта өй алдында бик нык кычкырып еладым. Ә әни яткан иде. Аңа ничек әйтергә авыр булганың үзем генә беләм. Аяз көнне яшен сугу шушы була икән. Менә шулай итеп 2016 нчы елның 15 нче июнендә әтисез калдык. Бик авыр....
«Ир кайда - хатын шунда»
– Австралиягә күченеп китүе авыр булды дигәнеңне социаль челтәрләрдән укыган идем. Якыннарың моны ничек кабул итте?
– Якыннарның әллә ни исе китмәде. «Юк, китмә, кал», - дип ябышып ятмадылар. «Ир кайда - хатын шунда була», - диде әни. Тәвәккәллек итеп киттем. Киткәч, чит илдә булуыңны абайламыйсың. Үземне күрше авылга чыгып киткән төсле хис иттем.
Аделаида - зур шәһәр. Тирә-ягында бистәләр - мәхәлләләр урнашкан. Ияләшү авыр булды дип әйтә алмыйм. Тирә-якта авыл өйләре, без дә шундый өйдә яшибез. Урамда йөргәндә күрше авылда йөргәндә кебек хис итәсең үзеңне.
Агачка карыйсың, ә анда пальма үсеп утыра. Аннан соң дөньяның башка почмагыңда икәнлеге искә төшә. Шул вакытта күңелгә моңсу уйлар килеп керә. Ә болай тормыш ритмы белән моны эшләргә, тегене эшләргә кирәк дип, уйланып йөрисең.
Киткәннән соң биш ай узгач, Казанга ял итәргә кире кайттык. Сагыну көче каты булды дип әйтә алмыйм. Киткәннән соң Казанга кайтмаганга өч елдан артык вакыт узды. Бер дә ялганламыйча әйтә алам: нык сагындырды. Кайчан ул көн килеп җитә дип, көннәр, сәгатьләр, минутларны саныйсың. Авылның һәр урамын, агачларын, сукмакларыңны уйлыйсың. Баштарак сагыну хисләремне көндәлеккә теркәп бардым, аннан соң социаль челтәрләргә яздым. Берзаман бәбкә саклаган вакытлар искә төште. Ай, сагындым, сагындым дип утырасың икән, төшенкелеккә биреләсең, хәтта депрессиягә китәсең.
Мин дә берара төшенкелеккә бирелеп алдым. Ул вакытта ирем миңа берәр кая укырга керергә киңәш итте. Туган көненә торт пешереп карадым. «Менә бит, син бик тәмле торт пешерә беләсең икән. Тагын пешереп кара әле», - диде. Тортлар пешерү буенча онлайн курслар үттем. Үземә шөгыль таптым. Үземне-үзем шуннан коткарып калдым.
Баштан үзем өчен генә пешереп карадым. Эш барып чыккач, күңел дә сөенә, үсендерә. Сораулар китә башлады, заказлар артты. Сагынып, елап утырырга вакытым булмады. Вакытның ничек узганын да сизми каласың.
Хәзер мин тортлар, төрле тәм-томнар пешерү белән шөгыльләнәм. Миңа аның акчасы да мөһим түгел, шөгыле кызык. Ул да иҗат эше. Торт ясаганда фигуралар, төрле чәчәкләр, бизәкләр ясарга туры килә. Шуңа күрә мин барыбер иҗат өлкәсендә. Әмма башкарак юнәлештә.
Көндәшлек тә көчле. Тортлар кибетләрдә дә сатыла, җитмәсә очсыз бәядән. Әмма австралиялеләр өчен кулдан эшләнгән әйбер кыйммәтле. Үзең пешергән очракта син хөкүмәттән, консулдан рөхсәт алырга тиеш. Аның үз таләпләре бар.
– Сине социаль челтәрләрдән бик кызыксынып күзәтәм. Тегендә дә, монда да өлгерәсең. Ничек шулай өлгереп була ул?
– Әйе, мин менә шундый кеше, берьюлы берничә эш башкарам. Мәсәлән, ашарга пешерәм, кылт итеп кер юарга, яки аны элергә кирәклеге искә төшә. Шунда ук, әни белән дә телефоннан сөйләшеп алырга кирәк. Шул ук вакытта, улым Азатны бакчадан алырга, кызым Эмилияне репетиторга илтеп куярга кирәк. Өйдә сөт беткәне, тиз генә кибеткә кереп чыгасы, иртәгәге дәрескә өй эшен эшләргә кирәклеге искә төшә.
Тортлар пешерергә заказлар булса, баш берничәгә аерыла! Әлхәмдүлилләһ, менә шундый тыгыз режим белән яшәп, көн, айлар узганы сизелми дә кала. Алай да, үземә вакыт табам. Иртән иртәрәк торып, битләргә массаж һәм маскалар ясыйм. Калган эш көтә инде. Менә эклер һ.б. буенча курслар сатып алынган, алары көтә... Нишләтим, әни әйтмешли, меңгә ярыла алмыйм!
Җылытылмаган өй, уч кадәр үрмәкүч һәм көнгерәләр – Австралия тормышы хакында
– Австралия дигәннән, ул нинди ил? Чит илгә килеп төшкәч иң беренче хис-кичерешләр истә кала бит.
– Австралиягә күченгәндә өйләрдә суык иде. «Сезнең мичегез кайда соң?» – дип өй буйлап мич эзләп йөрдем. Аларда өйләр җылытылмый икән. Кайбер борынгы өйләрдә утын тыгып җылыта торган мичләр бар, күп өйләрдә электр миче яки кондиционер киң таралган. Шулкадәр бай ил була торып өйләренә газ да кертелмәгән хәтта дип аптыраган идем.
Берзаман өйдә йөргәндә өйнең бер почмагында зур кара үрмәкүч күрдем. Үрмәкүчләрдән курка торган кеше буларак, котым алынды. Ул йодрык зурлыгында иде. Балалар белән шуны күреп, борчуга сабыштык. Тия торган үрмәкүч түгел ул дип, тынычландырдылар. Шуннан, Австралиянең табигате белән якыннан таныша башладым.
Тора-бара бу үрмәкүчнең исемен дә белдек. Хантсмен дип атала. Ул, мөгаен, Австралиядәге иң зур үрмәкүчтер. Кайвакыт аның зурлыгы аяклары белән бергә 25 сантиметрга кадәр җитә. Әмма минем андыйны күргәнем юк. Сүз уңаеннан, Австралиядә үрмәкүчләрнең 2 меңләп төре бар. Шуңа күрә монда үрмәкүч күрү гадәти күренешкә әйләнә.
Ә хәзер иң куркыныч үрмәкүч турында сөйлим. Аның берсе безнең гаражга да оя корган иде. Аның аркасында кызыл табы бар. Ул башка үрмәкүчләрдән пәрәвезе белән аерыла - башкаларныкы кебек матур түгел. Бик ямьсез. Чүп-чарлар күп. Махсус сиптерә торган агуын алдык. Әлеге үрмәкүчтән зыян күрүчеләр ел да бар. Алар табибка яки ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итә. Аның агуын тиз арада туктатып калыр өчен тиешле чаралар күрәләр. Шулай булгач, Австралиядә үрмәкүч тешләп кеше хәзер үлми. Иң мөһиме сакланырга кирәк. Соңгы тапкыр үлем очрагы 1956 нчы елда теркәлгән.
Тагын бер куркыныч һәм агулы үрмәкүч Сиднейда яши. Безнең штатта юк. Әлеге үрмәкүч тешләп, аның агуыннан үлгән кеше 1980 елда соңгы тапкыр теркәлгән.
Австралия дигәч тә, көнгерәләр йөгереп йөри дип күзаллыйсыздыр. Ишегалларында йөгереп йөриләр дип әйтмәс идем, аларны паркларда очратырга мөмкин. Шунда ук эвкалипт агачында коала аюларын күрәсең. Шушы җәнлекләрне озаклап күзәтергә яратам. Австралиягә килү белән иртәнге якта кешенекенә охшаш кычкыру ишеттем. Ул җирле тутый кошы – какаду булып чыкты.
«Диңгездән искән салкын, дымлы җилләре безнең кыштан да суыграк кебек тоела»
– Австралиядә һава торышын үзгәрүчән дип ишеткәнем булды...
– Май аенда Аделаидада көннәр суыта башлаган иде. Көндез +25 тирәсе, ә кичен +13 градус. Һава торышы көнгә йөзгә төрләнә. Ялтырап кояш чыгып кыздыра да, шунда ук болыт арасына кереп югала. Аннары яңгыр ява һәм салават күпере чыга. Табигать могҗизасы. Менә шушындый яңгырлы һәм җилле көннәр җитсә, өйдә суык. Аяклар туңа, ярый ла йон оекбашлар бар.
Урамда безнең кебек туңучыларны күрәсең. Өсләренә җылы курткалар кияләр, шәлгә төренәләр, ә үзләре яланаяк – «сланцы» киеп йөриләр. Әйе, австраллар үзләрендә кыш юк дип инкяр итә. Аларның диңгездән искән салкын, дымлы җилләре безнең кыштан да суыграк кебек тоела миңа. Әйе, әле мондый суыклар июль һәм август айларында була.
Шуның өчен өйне без алдан әзерләп куябыз. Бүлмәләргә аерым кондиционер куйдырдык. Электрга түләү монда би-ик «яхшы» килә. Монысының да хәстәрен күрдек. Түбәгә кояш батареяларын урнаштырдык. Кояш булганда рәхәтләнеп кондиционерыңны эшләтергә була. Моның өчен акча түлисе түгел. Кояш булганда бушлай.
Әйткәнемчә, өйләрдә үзәкләштерелгән җылылык системасы юк. Йортлар монда бик тиз суына һәм эсселәнә. Диварлар бик юка, фундамент бездәге кебек юк. Урамда кояш булганда, шунда җылынырга чыгасың. Өйләрдә урамга караганда суыграк. Менә шундый дымлы суыкларга җылыткыч һәм кондиционерлар ярдәмгә килә. Балалар монда чыныгып үсә: без куртка киеп йөргәндә бер кат футболкадан йөрүчеләрне күргәнем бар.
Берсендә ун минут тирәсе боз яуды. Төрле җирдә төрле зурлыктагы. Аннан соң берни булмагандай кояш кыздырды. Австралия бу!
– Ни дисәң дә, җирле халык белән аралашу өчен инглиз телен белергә кирәк бит.
– Австралиягә күченгәндә инглиз телендә ике-өч җөмлә белә идем. Шул мохиткә кергәч, ияләнәсең ул. Австралиядә инглиз теле бик нык аерыла, алар күп сүзләрне кыскартып, тиз темп белән сөйләшә. Аңламаган сүзләрне иремнән сорыйм, ә ул: «Син түгел, үзем дә аңламыйм әле», - дип җавап бирә.
– Шулкадәр кимчелек була торып, туган ягымда миңа яхшырак, кайтып китәргә кирәк, дигән уйлар тумадымы?
– Юк, андый уйлар тумады.
«Австралия – мигрантлар иле»: балаларның идәнгә утырып укуы, гармония көне һәм кешенең җәмгыятьтәге дәрәҗәсе турында
– Австралия тормышын дәвам итик. Уку системасында нинди аермалар күрдең?
– Австралиядә уку системасы җиңелрәк. Югары сыйныфка кадәр балалар җиңел уку программасы белән укый, ә югары сыйныфларда университетка укырга керү өчен ныклап әзерли башлыйлар. Кызыбыз Эмилия ике ел хөкүмәт мәктәбендә укыды, быел шәхси мәктәпкә – мөселман мәктәбенә күчердек. Хәтерлим, уку елы башында йөз доллар җыйганнар иде. Башка акча җыю булмады.
Монда балалар 5 яшьтә белем алырга бара. Чит илдән килүче балаларга тирәнтен инглизчә төшендерә, өйрәтә торган хөкүмәт мәктәбе бар. Австралиядә түләүле мәктәпләр дә бик күп. Мөгаен, иң түбәне, елына 100 мең сумнан башланадыр. Сәгать иртәнге 8дә өйдән автобус алып китә. Дәресләр 8:55 тә башлана. Бер дәрес бер сәгать дәвам итә. Уку исә 15.00дә тәмамлана. Аннары кабат автобус кайтарып куя.
Австралия мәктәпләрендә парталар юк, балалар идәнгә утырып укый. Язган очракта гына дәфтәрләрен партага куеп язалар. Аларның капчык формасындагы мендәрләре бар, иркен рәвештә мендәргә ятып яки утырып укый. Утырганда бала йоклап китәргә дә мөмкин. Бер кимчелеге бар – мәктәптә балаларны ашатмыйлар. Кайнар аш юк. Һәркем үзе өйдән ризык алып килә. Озын тәнәфестә балалар асфальтка бөкләнеп утырып, рәхәтләнеп ашыйлар. Хөкүмәт мәктәпләрендә бу.
Һәр кеше үзе белән су һәм баш киеме йөртә, чөнки һава торышы нык эссе. Урамга чыкканда 50 spfлы крем сөртеп чыгабыз, юкса кояш тәнне яндыра.
– Австралиядә башка халыкларга мөнәсәбәт нинди?
– Австралия – мигрантлар иле, рәсми тел - инглиз теле. Моннан тыш, 70тән артык телдә сөйләшүче иммигрантларны Австралия берләштерә. Монда 200 илдән 200ләп төрле милләт вәкиле күченеп килүе мәгьлүм. Иммигрантларның саны 7 миллион ярым булган инде. Алар Австралиянең бер өлеше.
Елына бер тапкыр «гармония көне» була. Ул бер атна дәвам итә. Үзебезчә әйтсәк, бу дуслык бәйрәме, төрле милләтләрнең бергә берләшүе. Һәр милләт үз киемен киеп (мәсәлән, укучылар яки хөкүмәт җирендә эшләүчеләр) эш урынына яки уку йортына киеп бара. Кайберәүләр милли ризыкларын да алып килә. Безнең Эмилия быел татар милли алъяпкычын, калфагын киеп барды. Сорыйлар, кызыксыналар.
Инглиз теле дәресләренә йөргәндә һәркем үзенең милли бәйрәме турында язарга тиеш иде. Мин Сабантуй турында яздым. Укытучым Швециядән иде, аның Сабантуй турында ишеткәне булган. You Tubeны ачып, барлык укучыларга да видео күрсәтте. Аннан соң карга боткасы турында сөйләдем, шаккатып карап тордылар.
Бу көннең төп девизы — Everyone Belongs. Әлеге лозунгның мәгънәсе: син нинди милләт, дин һәм тәнле булсаң да, илнең барлык кешесе хөрмәткә лаек дигәнне аңлата. Һәм Австралиядә алар үзләрең кимсетелгән дип хис итәргә тиеш түгел.
Австралиядә бар кешегә дә бертөрле карыйлар. Хастаханәләргә, төрле чараларга соңга калып килеш юк. Нинди дә булса мәсьәләне танышлык аркылы хәл итеп булмый, ришвәтчелек турында сүз дә юк – тотсалар, төрмәгә ябалар. Алар кешенең дәрәҗәсенә карамый, бөтен кеше бертигез дәрәҗәдә.
«Гаетләп йөрү» – Австралия татарларының гадәте
– Теләсә кайсы илгә барсаң да, анда бер генә булса да татар кешесе очрый. Австралиядә татар диаспорасы бар дип беләм.
– Австралиядә татарлар күп. Мин күченгәндә 500-600 татар бар дип әйтәләр иде, ул сан меңгә кадәр арткан дип уйлыйм. Күченеп килүчеләр күп, артып бара. Исәпкә алмаганнары да бардыр. Тыныч кына аерым яшәп ятучылары да бар, алар «без – татарлар» дип кычкырып йөрми. Күптәннән күченгән – Вәлиевлар, Садриевлар нәселе бар. Алар Австралиягә күченеп, татар мохитен саклап калган вәкилләр.
Бәйрәм вакытларында очрашырга тырышабыз. Мәсәлән, Корбан һәм Ураза гаетендә гаиләләр бер-берсенә кунакка йөри. Бу гадәт татар һәм уйгырларда сакланып калган. Шунысы кызык: кунакка бернәрсәсез бару кабул ителгән. «Ничек инде кунакка буш кул белән барып керәсең?» – дип аптырашта кала идем мин. Кешегә барганда буш кул белән барырга өйрәтмәделәр безне, мин нәрсә дә булса алам. Буш кул белән барырга намусым җитми. Алар бу гадәтне «гаетләп йөрү» дип атый. Кунаклар килгәндә синең табының әзер булырга тиеш: чәйләп, сөйләшеп, күңел ачып аласың һәм кунаклар икенче гаиләгә китә. Менә шулай.
Андагы милләттәшләребез телне нык саклап калган. Алар Тукай теле белән – иске татар телендә сөйләшә. Онытылып бара торган сүзләрне кулланалар.
«Урамда бомжлар күргәнем юк, чөнки өлкәннәр йортлары күп. Ул йортлар – шифаханә кебек»
– Тыңлап торам да, Австралиядә бай кешеләр генә яши икән, дигән фикер туа.
– Төрле катлам вәкилләре яши. Еш-еш машиналарны, өйләрне алыштыру – гадәти күренеш. Анда эшләгән хезмәтеңнең нәтиҗәсе югары. Австралиядә сантехник, урам себерүчесе, җыештыручылар бик яхшы хезмәт хакы ала. Аларга ул сәгатьләп түләнә. Табиб, инженер, журналистларның бер еллык хезмәт хакы миллион долларлар белән исәпләнә. Пенсия ун көннән ун көнгә бирелә. Йортыңны арендага бирсәң, атнадан атнага хакын түләп баралар.
4-5 бала тапсаң, эшләмәсәң дә була, хөкүмәттән 10 яки 14 көннән бик күп пособие акчасы бирелә. Шул акчага гына яшәүче гаиләләр дә бар, ул яшәргә җитә. Бар да ал гөл монда. Беренче бала тугач та, хөкүмәт бер тапкыр түләнелә торган акчаны түли. Сумма төрле штатта төрлечә. Якынча 1 мең $ (Австралия $). Икенче балага да бирелә, ләкин әзрәк кимрәк. 18 яше тулганчы балаларга түләнелә торган акча бар. Бу ил гражданнары балаларына.
Ә күп балалы әниләр монда бик дәрәҗәле санала. Ай саен саллы гына пособие бирелә. Тол хатыннарны да хөкүмәт ялгыз калдырмый. Балаларына, әниләренә түли. Әгәр дә син арендаланган торакта яшисең икән, аның бәясен өлешчә күтәрә. Хөкүмәтнең инвалид, качаклар, күпбалалы һәм ялгыз гаиләләргә түли торган пособиеләре күптөрле. Программалар да бихисап.
Урамда бомжлар күргәнем юк, чөнки өлкәннәр йортлары (Family care) күп. Өлкәннәр йорты, ярдәм үзәге һәм башка атамалары бар мондый йортларның. Карар кешесе булмаган авыру кешеләр барысы да шул йортларда тәрбияләнә.
Анда, нигездә, өлкәннәрне күрәсең. Шулай да, коляскага утырган урта буын вәкилләрен дә күрергә мөмкин. Кайберләре иртән килеп, кич кайтып китә. Бу йортларда яшәүчеләргә барлык шартлар тудырылган. Кайбер өлкәннәр шушында парлашып та китә икән.
Медицина ягыннан ярдәм кирәксә, шунда ук үзләренә хезмәт күрсәтәләр. Кыскасы, бездәге шифаханә кебек. Тирә-якта бакчалары бар. Теләүчеләр шунда чыгып эшли ала. Минем күңелгә тигәне шул: күбесенең балалары бар, тик якыннарын карарга вакытлары юк. Үзләренең мәшәкатьләре, мөстәкыйль тормышлары. Сүз уңаеннан, балаларны мөстәкыйль булырга биредә кечкенәдән үк өйрәтәләр...
Австралиянең урамнарына өй алдына әйберләр чыгарып куялар. Берсе яңа айфонын чыгарып куйганын ишеттем. Алар бик бай кешеләр булырга мөмкин, бер-ике кулланып, туйдыра да, ул әйберен чыгарып куя. Аннары теләгән кеше шуны кулланырга үзенә ала. Яхшы халәттәге телевизор, диваннар чыгарып куганнарын күргән бар. Хәйрия кибетләре күп. Теләгән кеше киемнәрен шунда тапшыра, һәм очсыз бәягә шуннан сатып алырга була. Анда өр-яңа киемнәр күп очрый.
«Австралиядә мөселманнар күп булганга күңел сөенә»
– Финзия, телевидиениедә эшләгән вакытта яулык кими идең. Ялгышмасам, кияүгә чыккач яулык кия башладың. Дингә ничек итеп килдең?
– Динне кечкенәдән үк белеп, тоеп үстем. Балага кечкенәдән дини тәрбияне сеңдереп үстерергә кирәк дип саныйм. Мин мәктәптә укыганда әбидә яшәдем. Әби белән бергә йокларга ята идем. Әби бисмилла әйтеп, Иманны укый иде, шул вакытта Иманны ятлап калдым.
Әбиемнең әти-әниләре мулла гаиләсеннән булган. Безнең бабай муллалар әзерләгән. Бишенче сыйныфта укыганда гарәп теле дәресенә йөри идек, аятьләр уку бәйгесен оештырганнары хәтердә. Һәркем укый, укыган кешегә бүләк бирәләр. Бу үзенә күрә дингә кызыксындыру чарасы булган. Гарәп теле дәресләрен өйрәнгәндә остазыбыз Коръән бүләк итте, аның истәлеге миндә әле дә саклана.
6нчы сыйныфта укыганда мәчет ачтылар. Яңа мәчеттә намаз укырга дип, йөгерә-йөгерә шунда бара идек. Намаз укыганнан соң, мәктәптә укырга менеп китә идек. Ул вакытта яулык япмый идек.
Хиҗаб белән йөргәнгә биш ел була. Әмма ислам дине юлында булырга тырыштым. Тора-бара тормышның асылын аңлыйсың, үзеңә нәтиҗәләр ясыйсың, икенче төрле фикер йөртәсең, туры юлга өнди торган кешеләр очрый.
Балаларым, әлхәмдүлилләһ, әтиләре белән көндә мәчеткә, ахшам намазын укырга бара. Коръән аятьләрен өйрәтә торган планшетлары бар. Шуны тыңлыйлар гел. Дәвамлы булсын иде.
Австралиядә мөселманнар күп булганга күңел сөенә. Бер белмәгән кешеләр сиңа «әссәләмөгаләйкүм» дип исәнләшә.
«Безнең гаиләдә һәрчак татар мохите»
– Читтә яшәп, безнең матбугатны күзәтеп барасыңдыр...
– Әлбәттә. «Интертат», «Татар-информ»ны гел укыйм. Аерым мөхәррирләрнең язмаларын күзәтеп барам. Кызык, мавыктыргыч материаллар чыга. Хәзер сез остардыгыз. Элек бертөрлерәк язмалар булса, хәзер эләктереп ала торган темалар, «изюминка»лар бар. Хәзер татар матбугатында җиңел һәм рәхәт укыла торган материаллар чыга. Бәлкем, мин читтә яшәгәнгә күрә, татар мохитенә сусаганга шулай тоеладыр. Татар матбугатында кимчелекләр күрмим.
Татарча китаплар, шигырьләр укырга яратам. Балаларга «Татар халык әкиятләрен» укый башладым. Ул хәтта иремә дә кызык. Авылга кайткач, балалар: «Монда убыр яшиме?» – дип сорап, кызыксындылар. Әкиятләрне белсеннәр дип укыйм.
Гаиләдә без татарча гына сөйләшәбез. Балалар инглиз теленә күчсәләр, аларны туктатып, татар телендә сөйләшәбез дип, кисәтү ясыйбыз. You Tubeтан татарча концертлар, мультфильмнар карыйбыз. Җырларны, концертларны яратып карыйлар.
– Балалар башка мохиткә кереп китәр дә, туган телләрен, милләтләрен онытырлар, дигән борчу тумыймы?
– Безнең гаиләдә һәрчак татар мохите: татар милли ризыкларын пешерәбез, татарча сөйләшәбез. Үзем өчен җавап бирәм: миндә андый борчылу юк.
«Австралиядә татар кызы» дигән китап язарга телим»
– Финзия, үзеңне биш елдан соң кем буларак күз алдына китерәсең?
– Хыяллар күп, вакыты җиткәч әкренләп бәян итәрмен. Алдан кычкырган күкенең башы авырта диме? Шулай да, күптәннән янып йөргән бер хыялым һәм теләгемне әйтәм. «Австралиядә татар кызы» дигән китап язарга телим. Материаллар бик күп һәм кызыклы. Гомумән, мин – татар кызын Австралия иле һәм анда яшәүче татарлар ничек каршы алды, барысын да махсус көндәлеккә туплап барам. Мондагы яшәеш хакында күбрәк язасым килә.
– Татар халкына тәкъдим-теләкләрең?
– Телне, милләтне саклау – һәр кешенең үз бурычы. Гаиләдә татар мохите булса, милләт сакланып кала. Татар телендә сөйләшмисең икән, балаң чит тел мохитендә үсәчәк. Балалар губка кебек барысын да сеңдереп ала.
Австралиядә ике бала әнисе Зөһрә Садрыйны беләм. Элек ул һәр ял көне кечкенә татар гаиләләрендә туган балалар өчен паркта татар теле дәресләре үткәреп йөрде. Ул инглиз китапларын татарчага тәрҗемә итә иде. Тәрҗемә иткән китапларын гает бәйрәме саен безгә өләшә иде. Зөһрә кебек кешеләр булганда тел саклана әле.