Австралиядә яшәүче Финзия Газизовадан «Киндер» торты рецепты
«Шундый тәмле була», — ди Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының элеккеге журналисты.
Камыр өчен: 20 грамм бал, әз генә тоз, 60гр он (дөге оны да кулланырга мөмкин), 10 грамм какао, 0,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч.
Эчлек өчен: 500 грамм маскарпоне, 1аш кашыгы сыек бал, 200 мл сөт өсте (сливки), 50 грамм шикәр комы (2 аш кашыгы куертылган сөт салырга мөмкин).
Камырны пергаментка җәеп, 180 градуска кадәр кызган мичтә 10-12 минут пешерергә. Суынгач икегә бүләргә һәм әзер кремны сөртеп, өстенә калган камырны капларга.⠀
4 сәгатькә суыткычка куярга, аннары кисәргә.