news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Австралиядә яшәүче Финзия Газизовадан җиләктән кәнфит рецепты

«Бездә карлыган юк. Мин башта кура җиләге белән ясадым, әчкелтем иде. Ә аннары кара бөрлегән белән башка җимешләрне кушып та ясадым», — дип язган Австралиядә яшәүче татар кызы Финзия Газизова.

news_top
Австралиядә яшәүче Финзия Газизовадан җиләктән кәнфит рецепты
www.instagram.com/finziaaustralia/

Кәнфит өчен: 100 грамм җиләк-җимеш, 25 грамм кокос оны яки солы оны (кокос онын үзем ясадым, валчыкларын блендерда вакладым), 30 грамм күрәгә (яртысына кара җимеш тә ярый), 10 грамм чиа орлыгы яки көнҗет орлыгы, 28 грамм сыек бал.

Кәнфитләрне әвәләү өчен 10 грамм кокос вагы да кирәк булачак.

Ингредиентларның барысын бергә блендерга салып болгатырга. Аннары әзер массадан шарлар ясарга. Кәнфитләрне 1,5 сәгатькә суыткычка куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар