Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авокадоны дөрес итеп ничек сакларга?

Кәгазь пакетта сакласаң, авокадо берничә көннән шунда да өлгереп җитә.

news_top_970_100
Авокадоны дөрес итеп ничек сакларга?
https://pixabay.com

Өлгергән авокадо йомшак була. Аңа баскалап карарга мөмкин. Йомшагын бозмас өчен, бармакның очлары белән түгел, бармак бите белән генә баскалап карагыз. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Авокадоны кәгазь пакетта сакласаң, ул берничә көннән шунда да өлгереп җитә. 

Өлгергән авокадоны азык-төлек пленкасына тыгыз итеп төреп, һавасы чыгарылып беткән контейнер яки пакетка салып саклау хәерле.

Туралган авокадоны саклау өчен, аңа лимон яки лайм согы сибегез. Алма яки шәраб уксусы сибәргә дә була.

Авокадоның киселгән урыннарын зәйтүн мае белән майлап куярга да мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100