news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авокадо һәм помидордан брускетта

news_top
Авокадо һәм помидордан брускетта
Гөлназ Әхтәмҗанова

Брускеттаны әзерләү өчен ипи (чиабатта), авокадо, черри помидоры, шулай ук ысланган помидор, руккола, лимон согы һәм зәйтүн мае кирәк.

Ипине табада яисә мичтә кыздырып алырга кирәк. Авокадоны изәргә, тәменчә тоз һәм борыч салырга, шулай ук сарымсак та өстәргә була. Лимон согы һәм зәйтүн мае белән болгатырга. Авокададан ясалган пастаны кыздырылган ипигә ягарга, өстенә ике төрле помидор һәм руккола үләне куярга.

Шулай ук ингредиентларны үзгәртергә дә була. Кызыл балык белән тагын да тәмлерәк булачак!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар